«ҖЫЛЫ ОЯ» бәйгесе язмасы: Ак төенчек

Әниебез Суфия 97 нче яше белән бара. Үз әниебез Гөлирә, җиде баласын ятим итеп, дөньялыктан китеп баргач, безне тәрбияләп үстергән олы йөрәкле кеше ул. Моңа кадәр хәтере яшьләрнеке кебек иде әле. 90ны узгач, кешеләр белән вакыйгалар арасында «югала» башлады. «Кем соң әле син?», «Мин кайда соң әле?» дигән сорауларны да еш бирә. Әмма күптән булган вакыйгаларны бик яхшы хәтерли.

Бүләк

– Әниегез гүр иясе булгач, без, җиде ирсез хатын, урманда утын кисәбез. Чая гына Миңҗамал апаңны хәтерлисеңдер инде? Менә шул бер таяк алды да: «Мөбарәкнең хатыны үлде, әйдәгез, жирәбә тотабыз, кайсыбыз аңа кияүгә бара икән?» – ди. Мин, сискәнеп китеп, читкә үк барып утырдым. «Кил, Суфия, нишләп жирәбә тотмыйсың?»- ди Миңҗамал. «Җиде ятим өстенә барыр хәлем юк», – дидем. Ул вакытта жирәбә кемгә чыккандыр, хәтерләмим инде. Күп тә үтмәде, төш күрәм. Имеш, зират буеннан эштән кайтып киләм. Каршыма әниегез килеп чыкты. «Менә, Суфия, минем бу бүләкне кабул итеп ал әле», – дип, ап-ак төенчек сузды. Мин шуны алдым да, рәхмәт әйтеп, куеныма тыктым... Әтиегез мине сезнең өйгә алып кайтканда, җидегез дә идәндә тезелешеп йоклый идегез. Мин елап җибәрдем. Төш исемә килеп төште. Менә нинди бүләк булган икән ул Гөлирәнең ак төенчеге!

Ул иртәне мин дә яхшы хәтерлим. 1965 елның җәйге бер иртәсе иде ул. Безнең иртүк тора торган гадәт бар иде. Кичтән дә юньләп ашамагач, иртән бигрәкләр дә тамак ача. Ул көнне өйгә тәмле коймак исе таралган. Шул искә тагын да иртәрәк уяндык, ахры. Безгә ниндидер бер ят апа карап тора. Кечерәкләребез турыдан-туры өстәл янына китте. Ә без,  12 яшьлек абый, 10 яшьлек апа һәм 7 яшьлек мин, чит апаны күзәтәбез. Апа кеше мине күтәреп алды да сәкегә бастырды. «Миңа «әни» дип әйтерсеңме?» – диде. «Әйтерме-е-е-н», – дидем. Ә үземнең күзем – өстәлдәге коймакларда. «Барыгыз, коймак белән чәй эчегез», – диде апа кеше, абый белән апага да дәшеп.

Печән өсте

Питрәч районының Татар Казысында туып-үскән әтием, сугыш тәмамланып, биш ел узганнан соң, Германиядә өч ел буе хәрби хезмәттә була. Ә аңа кадәр ул фабрика-завод мәктәбен уза. Эшкә Кемерово өлкәсе Белово шәһәренә килеп эләгә. Әни исә Мари республикасы Бәрәңге авылыннан апасы белән җизнәсе янына кунакка дип килгән була. Ике яшь йөрәк танышалар да кавышып та куялар. Аларга ул вакытта нибары унсигезәр яшь була. Беловода төпләнеп калырга ниятлиләр. Әмма әтинең иң элек авылга кайтып, әти-әнисеннән хәер-фатиха аласы килә. Бергәләп авылга кунакка кайталар. Җәй ае була ул, печән өсте. Әниемнең туган ягында печәнне хатын-кызлар чаба торган була. Ә безнең якта гомер-гомергә чалгы – ирләр кулында. Әти белән әни дә авыл халкы белән бергә Мишә буена печәнгә төшәләр. Әби белән бабай да шунда. Әни бабайның кулыннан чалгысын ала. Авылның тап-таза ирләрен дә артта калдырып, җилкенә-җилкенә печән чаба ул. Халык шакката. Әби белән бабай әнине шулкадәр үз итәләр ки, аны һич кенә дә читкә җибәрәселәре килми. Авылда төпләнеп калырга күндерәләр. Кечкенә булсам да хәтерлим: безнең өйдә әйтеп бетерә алмаслык җылы ярату, мәхәббәт хөкем сөрә иде. Әни җае чыккан саен әтигә елышты. Кичке ашны бәйрәм өстәле кебек көтеп алдык. Чөнки әти эштән кайта. Тик алар бергә нибары 12 ел яшәп калдылар. Әниебез Казанга барганда, ул утырган машина авариягә эләгә... Ул вакытта иң олы абыебызга – 12 яшь, иң кечкенә энебезгә 10 ай була.

Айну

Әтиебез өстенә өелеп килгән хәсрәттән бер мәлгә ихтыяр көчен югалта язды. Еш кына «салып» кайта башлады. Ә без ач, ялангач. Жәлләптер инде, күрше апалар ипи, сөт бирәләр. Әтиебез озак кына өйләнә алмый азапланды. Аңлашыла да инде, җиде бала өстенә үги әни булып кем генә килергә риза булсын?

Көннәрдән беркөнне барыбызның да, хәтта 4–5 яшьлек сеңелләремнең дә гомер буена хәтерләрендә уелып калырлык бер вакыйга булды. Өебез каршына зур бер машина килеп туктады. Аның кечкенә тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр кадакланган, тоткыннар машинасына охшап тора иде ул. Ишеге дә арттан ачыла. Кабинадан ят кешеләр төште. Өйгә керделәр. Әти барыбызны да өйгә дәшеп алды, җидебезне дә өй түренә җыеп бастырды. Без, ниндидер бер куркыныч хәл буласын сизгән кебек, елаша башладык. Әти безне тынычландыра. Чит кешеләр безне машинага утыртырга куштылар. «Аларга балалар йортында яхшырак булачак, үзең дә барып йөрерсең», – диделәр. Әти кинәт айнып киткәндәй булды. Өй уртасына аш өстәлен тартып китерде. Без өйнең түр ягында, ят кешеләр ишек ягында калды. Әти, почмактан зур пычак алып, бар көченә өстәлгә китереп кадады. «Мин ил буенча таратырга тудырмадым балаларымны. Кем дә кем, шушы өстәлне узып, балалар ягына чыга, менә пычак – кадыйм», – диде. Ул, азрак тынычлангач, чит кешеләрдән бераз вакыт бирүләрен үтенде: «Өйләнермен, балаларымны үзем тәрбиялим». Аңа «төзәлергә» өч ай вакыт биреп, чит кешеләр китеп барды.

Шул җәйдә безгә үги әни килде. Әтиебез үз әниебез белән яшәгән чактагы кебек үк тыныч, матур яшәргә тырышты. Һәрберебезнең үзебезгә бүленгән эше бар иде. Кем идән юа, кем терлекләргә бәрәңге пешерә, кем терлек карый, кем су ташый, кем ишегалдын себерә, кем фермага ат тизәгенә бара... Әти безнең кимчелекле якларны, бәлки, сизеп тә бетермәгәндер. Ә яңа әни, барысын да күреп, үзебезгә дә, әтигә дә әйтә торды. Әти борчыла иде. Әмма ул безне бер-беребез каршында әрләмәде. Сугу турында сүз дә юк. Беркайчан да кул күтәрмәде. Әйтергә теләгән сүзен ялгызыбызны гына туры китереп, акылга да, йөрәккә дә үтеп керерлек итеп, тавышын да күтәрмичә салмак кына әйтә торган иде.

Тубый агачы

Җиде балага үги әни булып килгән хатынының «эһ» иткән тавышын да кеп-кечкенә бер яклы өйдән урамга чыгармыйча яшәтергә булышкан ихтыяр көчен, иманны, әдәпне, әхлакны, сабырлыкны, вакытны кайдан тапты икән? Бу сорауны без бер-беребезгә гомеребез буена бирәбез.

Бер елны без бер өйдән биш бала укыдык. Абыйның соңгы елы иде ул. Әти, бишебезнең дә сумкаларын алып, көндәлекләрне, дәфтәрләрне карарга вакыт тапты. Бик яхшы укыдык. Ул елларда ата-аналар җыелышы клуб бинасында уза иде. Әти андый җыелышларга бәйрәмгә барган кебек шатланып бара иде. Чөнки ул сәхнәдә утыра. Аннан әле укытучылар еш кына ничек итеп балаларын шулай тәртипле итеп тәрбияли алуы турында сөйләвен дә үтенәләр.

Әтиебез хисле, моңлы кеше иде. Сабан туйларында кулыннан гармуны төшмәде. Олырак кешеләр бүген дә аның кыңгыраулы тальян гармунда уйнаганын сагынып искә алалар. Кешеләр, бер табак дәфтәр бите тотып, кичләрен ерактагы туганнарына хат яздырырга киләләр иде. Хат язылып беткәч, хуҗасы әтидән укып күрсәтүен сорый. Хатын-кызлар, елый-елый, үзләренең хатын тыңлый. «Кыска язылган хатны укуы да рәхәт түгел. Хатлар озын булсын, аны укыганда кеше үзен туган җирләренә кайтып килгәндәй хис итсен,» – ди иде әти.

Дүрт сыйныф белемле әтиебез берсеннән-берсе матур, гыйбрәтле, тирән эчтәлекле әкиятләр сөйли иде. Соңыннан ул әкиятләрне китаплардан барларга тырыштык. Әмма тапмадык. Ул аларны үзе уйлап чыгарган, күрәсең. Әти авыл китапханәсендәге бер генә китапны да калдырмыйча безгә укып барды. Татар классиклары гына түгел, рус һәм чит ил әдәбияты да бездә көтеп алган «кунак» иде. Михаил Шолоховның «Тын Дон»ы белән  беренче тапкыр әти таныштырды. Корычның ничек чыныкканын да әтидән белдек. Язмыш тарафыннан кимсетелгән кешеләргә карата мәрхәмәт хисләре Шәриф Еникеевның  «Солтангәрәйнең язмышы» дигән китабы аша сеңде. Туган җиргә мәхәббәт Мәхмүт Галәүнең әти укыган «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» китаплары аша килгәндер әле. Ул укыган тагын бик күп китап безне кешечә яшәргә өйрәтте.

Әтиебезнең колхоз эшеннән кала тагын әллә ничә шөгыле бар иде. Авыл халкына бик матур, уңайлы итекләр баса иде. Ул баскан итекләрне бик яратып киделәр. Моның өчен күпме көч, сәламәтлек, вакыт кирәген без яхшы беләбез. Йонны теттереп алып килсәләр дә, аны яңадан язарга, кабартырга кирәк. Без, дәресләребезне әзерләп, түземсезлек белән кич җиткәнен көтәбез. Бергәләп эшләргә утырабыз. Йонны язабыз, әти, идәнгә киң җәймә җәеп, тезә бара. Аннан озын таякка төреп, озак итеп түши иде.

Әтием кышын фермада эшләде, җәйләрен көтү көтте. Кешеләргә өйләр салып, итек басып кына эшләсә дә, ул безне туендырырлык акчаны барыбер тапкан булыр иде. Юк. Аның җәйге болыннарда кинәнеп йөрисе килде. Ул анда җәй буе өйдәге терлекләргә печән әзерли. Өйгә җиләк, гөмбә, тагын әллә ниләр алып кайта. Безнең өчен иң тәмлесе – үзе дә ашамыйча алып кайткан «куян күчтәнәче». Җиләкләр өлгергәч, үзе көтү көткән болыннарга ул безне дә чакырды. Без шулай табигатькә бик якын булып үстек.

Без, бер-бер артлы үсеп, Казанга китә бардык. Кайсыбыз укыды, кайсыбыз эшләде. Барыбыз да гаиләле булды. Балалар үстердек. Беребез дә югалып калмады. Әти үләсе таңны тугызыбыз да (ул вакытта без тугызау идек инде) аның янына җыйналдык. Җан биргәндә, барыбыз бергә тәкъбир әйтеп тордык. Әтиебез ничек тыныч, сабыр яшәде, шулай ук тыныч кына дөньядан китеп барды. Әниебез гүр иясе булгач та, әти безне чарасызлыктан балалар йортына җибәргән булса, нинди язмышлар кичергән булыр идек, җидебез җиде якта гомер итеп, туганлык, туган җир, әти-әни кебек һәркемгә иң якын булган кыйммәтләрне белми дә, күрми дә яшәр идек. Ә ул гомеренең иң авыр минутларында да ихтыяр көчен югалтмады, безне бер йодрыкка төйнәп, үзе янында саклап калды, тәрбияләде, кеше итте. Бала чакта ярлы яшәдек – кимсенмәдек, соңыннан мул тормышлар кордык – үсенмәдек. Үз әниебезнең үги әнигә бүләк итеп калдырган ак төенчеге – әманәте – беркайчан да каралмады, аңа җил-яңгырлар да тимәде. Әни аны гомере буе йөрәгенә иң якын урында – куенында гына саклады. Бүген әнине үз әниебездән 2 яшьлек чагында ук калган Фәния сеңлебез карый. Күзләре дә күрми, колагы да начар ишетә инде. Сабый бала өммәтендә. Сеңлебез аны яңа туган сабыйны караган кебек тәрбияләп тора.

...Әни инде иртәнге чәен эчеп, дога кылып алды. «И-и-и, үткән гомерләрне уйласаң, хәйраннар калырлык». Ул тагын үзалдына шигырьләп мөнәҗәт укый:

«Тубый агач төпләренә

Утырыр идем, солтаным.

Тубый агач көйләрен

Тыңлар  идем, солтаным».

– Әни, нинди агач соң ул тубый агачы?

– Җәннәт агачы ул. Ул агач би-и-ик зур икән. Дөньядагы барлык кешеләрнең исемнәре язылган яфраклардан гына тора ул агач. И-и-и, балалар, Аллага шөкер, дус, тату, матур яшәдек. Әтиегез әйбәт кеше иде, үзегез дә әйбәт булдыгыз. Меңнән мең бәхил мин сезгә, балалар. Минем яшьтә көн саен бәхиллек сорасаң да, артык булмый. Я Ходаем, балаларымның, оныкларымның тубый агачындагы яфракларын нык ит, үзләрен бәхетле, тәүфыйклы ит, ризыкларын киң ит, хәерле гомерләр бир».

Гөлсирә Солтанова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре