«Җылы оя» бәйгесенә килгән язма: «18 ел торалар инде, ник бер кычкырышсыннар!»

Мин Татарстанның бик матур җирендә – Кайбыч районының Борындык авылында туып-үстем. Хәзерге вакытта Алабуга районындагы Морт авылы егете Илнар Хуҗинга кияүгә чыгып, шул авылда җылы оя корып, иремнең – яраткан хатыны, балаларымның яраткан әнисе булып гомер кичерәм.

Ишле гаиләбездә ике кыз, өч малай тәрбияләп, үз эшебезне булдырып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә-әйтә, гомер атын куабыз. Балалар итагатьле, иманлы булып үссеннәр дип телибез. Олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Дингә дә нык игътибар итәбез. Сәламәтлекләрен дә кайгыртабыз. Өйдә спорт белән шөгыльләнер өчен бөтен шартлар да бар. Әтиләренә ияреп, төрле музыка коралларында да уйныйлар. Төрле мәдәни чараларда катнашалар. Походларга чыгабыз. Урманга гөмбә, җиләк җыярга йөрибез.

Тик башта мең төрле уй. Үткәннәрне барлыйм, киләчәкне уйлыйм. Сорау-борчуларны иремә дә җиткерәм, икәүләшеп уйланабыз, сөйләшәбез. Гореф-гадәтләрне, гаилә кыйммәтләрен балаларга җиткерер, буыннан-буынга күчерер өчен үзебез ниләр беләбез соң? Башта ике якның да нәсел-нәсәбен барладык, җиде буын бабаларыбызның шәҗәрәсен төзедек. Бу фарыз гамәлләрнең берсе булып санала. Нәсел шәҗәрәсен белмәгән кеше ятим бала кебек, үткәнеңне белми торып, киләчәкне төзеп булмыйдыр ул.

Безнең гаилә ничек барлыкка килде соң? Без кыз белән егет чакта, бер-беребезне ошатып, яратышып гаилә корырга ниятләдек. Әти-әниләрдән хәер-фатиха алдык. Бер-бер артлы туган өч малай, ике кыз бала, гаиләбезне зурайтып, тулыландырып җибәрделәр. Исемнәрнең дә мәгънәлеләрен генә сайладык: Азамат, Салават, Сөмбел, Искәндәр, Таңсылу. Шәригать кушканча, улларыбызны сөннәткә утырту, кыз баланың колагын тишү әти-әнинең бала алдында зур вазыйфасы санала. Аларны да үтәдек.

Матур, дус, тату булуның сере нәрсәдә соң? Гаилә бит ул – бер-береңне ничек бар, шулай ярату, хөрмәт итү, кайгырту. Бергә җыелып, бөтен авырлыкларны, борчуларны тыныч кына чишү юлын эзлисең. Ир белән хатын арасындагы мәхәббәт гаиләнең тату булуында зур роль уйный. Без балалар алдында беркайчан кычкырышмыйбыз, начар сүзләр әйтмибез. Бу җәһәттән каенанамның сүзе искә төште. Күршедәге апага безнең хакта: «18 ел торалар инде, ник бер кычкырышканнарын ишетим, шулай да яшәп була икән», – дип әйтә икән.

Гаиләбезнең бәхетле булып яшәү сере бик гади: бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, юл бирә, авыр һәм җиңел вакытта да терәк, таяныч, кирәк була беләбез. Вакытында дәшми калу да яхшы. Чөнки гаиләдә иминлек, татулык булса, кәеф күтәренке, энергияң ташып тора, һәр башлаган эшеңә күңел ята.

Гаилә – баланың төп тәрбиячесе. Сабый монда тирә-якны танып белергә өйрәнә. Шуңа күрә балаларга һәр эштә үрнәк күрсәтергә, үзара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак булырга кирәк. Бала күңеле – уңдырышлы туфрак, нәрсә чәчсәң, шуны җыеп аласың. Башкалар уйнап йөргәндә, безнекеләр тәпи атлап йөри башлау белән гел эштә. Нинди бәйгеләр бара, бөтенесендә дә катнаштырам. Җиңү өчен генә түгел, бала күбрәк эзләнсен, укысын, чит кешеләр белән аралашсын, дим.

Тәрбия бишек җырыннан башлана. Саф татар телендә бишек җыры җырлап, сабыеңны талбишектә тирбәтү – иң зур байлык инде ул. Бишесе дә шулай үсте. Үз балаларына да киләчәктә шул җырларны, көйләрне җиткерә алсалар, иншә Аллаһ, бик шат булыр идек. Әле беркөнне генә кече кызыбызны балалар бүлмәсендә аерым йокларга күндермәкче идем. Бала шул чакта сорау бирде. «Әнием, син миңа, Аллаһу, Аллаһу, кәҗәләрне тауга ку, дип җырлап туйдыңмы әллә?» – ди.

Гаиләбездә хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә. «Эш сөйгәнне ил сөйгән» мәкале – безнең шигарь. Без балаларны хезмәткә бик иртә ияләндерәбез, бу алдау, ялкаулык, оешмаганлык кебек сыйфатларга тискәре караш тәрбияләү белән үрелеп бара. Балада җаваплылык, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру өстендә эшлибез. Гомер-гомергә милләтебезнең йөзен билгеләгән, горурлыгы булып саналган тыйнаклык, итагатьлек кебек сыйфатларны тапшырырга тырышабыз. Бер-беребезгә ихтирам, кеше кадере, изгелек дигән төшенчәләр ана сөте белән генә түгел, ана теле аша да күчә. Тел ул – белем бирү генә түгел, тәрбия чыганагы да. Татар телендә төрле конкурсларда катнашып, прозамы ул, шигъриятме, беренче урыннар яулыйлар. Бергәләшеп шигырьләр, хикәяләр язабыз. Газета-журнал битләрендә бастырып чыгарабыз. Безнең өйдә зур китапханә дә бар, көн дә буш вакытларыбызда кычкырып китаплар укыйбыз.

Һәр гаиләнең үз кагыйдәләре, гореф-гадәтләре бар. Без гаилә фермасында казлар үстерәбез. Ел саен көз ахырында, ап-ак карлар яугач, каз чистарту башлана. Дус-ишне, туган-тумачаны, күрше-күләнне җыеп, каз өмәсе ясыйбыз. Кичке мәҗлескә – каз боткасына кунаклар чакырабыз. Безнең гаиләдә генә башкарыла торган бер эш бар: каз каурыеннан таба майлый торган тегәч ясыйбыз. Сабын төрле төсле җепләр белән үреп, җиренә җиткереп эшлибез.

Милли традицияләр белән яшәү ул балага исем кушудан башланып, йортта урнаштырылган тәртипне, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне колачлый. Бездә шундый гадәт бар: әгәр бер балага конфетмы, шоколадмы, алмамы бирәләр икән, ул аны өйгә алып кайта, һәр гаилә әгъзасына тигез итеп бүлә. Ишле гаиләдә бу гадәтне кулланырга бик кирәк. Туганнар арасындагы мөнәсәбәткә уңай караш, бер-береңне хөрмәтләү нәкъ менә шуннан башлана.

Гөлнара Хуҗина. Алабуга районының Морт авылы

https://vatantat.ru/2024/03/136263/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре