Мин аны һәрвакыт ишегалдына ук чыгып каршы алам. Ярты сәгать бер-беребезнең кочагына сыенып елыйбыз. Бу – берничә елга бер генә булган күрешү сөенече, сагыну ачысы.
Ул – минем ике буын туганым. Әниемнең иң кечкенә энесе, бик яшьли ятим калып, абый-җиңгинең ишле гаиләсеннән, туганнарына ияреп, читкә чыгып киткән. Ятимлеккә җитмәүчәнлек, телне камил белмәү, торыр урын булмау һәм башка бик күп кыенлыклар ияргән. Кечкенәдән эшләп үскән авыл малае тормышка ике куллап ябышкан: иң авыр эшләрдә, тимер эшкәртү заводында хезмәт куйган. Алны-ялны белми эшләгән, гаилә корган, уллары туган. Тормышлары җитешеп, бар нәрсәләре булгач кына, 50 яше тулган елны кинәт вафат булды абый. Кыска гомере эчендә күргән авырлыкларга йөрәге чыдамаган, ахры. Авылга кайткач, ул гел бер җырны җырлый иде:
Үз илемә кайтсам әгәр, җиргә ятып
Тыңлар идем чишмә агышын...
Вадим – аның улы. Бездән бик еракта, хәрби шәһәрчектә татар белән башкорт гаиләсендә туган, рус арасында үскән, хатыны да шул милләттән, улларының татарлыгы да бары фамилияләрендә генә. Илдә барган чуалышлар сәбәпчеме, балалар үскәндәге тормыш кыенлыкларымы – төп сәбәп нәрсәдә булгандыр, берничә ел алар авылга кайтмый тордылар, аралашу бары тик хатлар аша гына булды. Яшүсмерлеккә кереп барган көлемсерәп торган малайдан инде тормыш корган, җиргә ныклы адымнар белән баскан акыллы ир-егеткә әверелеп кайтып керде ул. Шул елдан соң күрешүләр ешайды.
Болыннарында тәгәрәп үсмәгән, чишмәләреннән су эчмәгән, аның туган авылы булмаган җир нәрсәсе белән тарта аны?! Чирәменә ятып, нәрсә турында уйлый ул?! Беркайчан да исән килеш күрмәгән әби-бабай кабере янында ниләр пышылдый?! Сорашканым юк. Мин аны сорамый да аңлыйм: бу – җирсү, бу – сагыну. Бу – кан тарту, бу – җан тарту!
Авылдагы күпсанлы туганнар аралашып, кунакка йөрешеп, күмәк эшләрне бергә эшләп, бик матур итеп гомер кичерүебезне тасвирласам да, җылы язма килеп чыгар иде. Без бит гел матурны, әйбәтне генә күрсәтергә, мактанырга, масаерга яратабыз. Әмма алар да – безнең ишле гаиләбезнең күгәрченнәре, «шыксыз үрдәк бәбкәсе» түгел! «Син читтә үскән, хатының безнең милләтнеке түгел, балаларың татарча белми», – дип, мин аны читкә кагыйммы? Бу – аерым кешеләр ялгышы гына түгел, әллә ничә мең татарның язмышы. Таняның Тәнзиләгә әйләнмәсен белсәм дә, өчпочмак-коймакларымны тәмләп, ничек әзерләнүен язып алганы, татар милләте белән кызыксынганы өчен, капка бизәкләрен рәсемгә төшереп, «Сезнең халык бик оста», – дип мактаганы өчен мин аның тормыш иптәшен дә хөрмәт итәм. Дөньяның теләсә кайсы почмагына барыр мөмкинлекләре булса да, ерактагы шушы татар авылына кайталар бит әле. Сүзлек ярдәмендә булса да, минем төрле челтәрләрдәге язмаларымны укып баралар.
Мин катнаш никахларны хупламыйм. Үз телен белмәгән яки «оныткан», балаларына илтеп җиткерә алмаганнар яклы да түгел мин. Гаепләргә мең әмәлен эзләп булган шикелле үк, акларга бер сәбәбен дә табарга мөмкин. Баласына ана телен тулысынча бирмәгән, милләтенә тугрылык тәрбияләмәгән дип мәрхүм туганымны гаепләргә хакым юк. Ул аңа җанындагы моңын тапшырган! Шулай булмаса, туган туфрагына улы кайтып баш ияр идемени?! Әтисе эчеп үскән чишмәләрне эзләр идемени?!
Уналты яшеннән ятим калып, гомере буе чит җирләрдә ятлар арасында тилмереп яшәгәндә, бәлки, аның бердәнбер хыялы шушы булгандыр:
Үз илемә кайтсам әгәр, җиргә ятып
Тыңлар идем чишмә агышын...
Хыял белән чынбарлык һәрвакытта да тәңгәл килеп бетә алмый. Әмма гомере буе йөрәгендә йөрткән шушы сагыну күчкән аның улына! Яшел күзләренә мәңгелек сагыш булып, күңел кылларына җуелмас моң булып күчкән!
Мин аны һәрвакыт ишегалдына ук чыгып озатып калам. Ярты сәгать бер-беребезнең кочагына сыенып елыйбыз. Киләсе очрашуның кайчан буласын, нинди буласын беркем дә белми. Без тормышның бары мизгел генә икәнен аңларлык яшьтә. Аралашып торыйк, әти-әниләребез бездән риза булсыннар. Туганлык җепләре өзелмәсен, ара ераклыклары күңелләрне ерагайтмасын. Күңелләрдәге сагыну катыш яратуны балаларыбызга, оныкларыбызга да тапшыра алсак иде!
Руфия Мифтахова. Балтач районының Арбор авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез