Язмам геройлары Гөлназ һәм Тәлгать Сабировлар Биектау районының Әлдермеш авылында гомер кичерәләр. Икесе дә – 30 елдан артык гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган абруйлы мөгаллимнәр. Тәлгать озак еллар тормыш иминлеге һәм физик тәрбия буенча белем бирә, бер ел элек Дөбьяз урта мәктәбенә директор итеп күчергәннәр үзен. Гөлназ – биология укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары.
Бик активлар, һөнәри бәйгеләрдә һәрдаим катнашып торалар, яулаган җиңүләре дә бихисап, мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен район, республика, Россия күләмендә күп кенә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән бүләкләнгәннәр. Икесенең дә республикабызда уздырылып килә торган «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңүче булуы күп нәрсә турында сөйли.
Гаиләдә мөгаллимнәр династиясенең дәвамчылары – 3 бала тәрбияләнеп үсте. Уллары Илназ, олы кызлары Илүзә – югары белемле педагоглар, төпчекләре Инзилә әлегә КФУда инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә, эшкә туган районына кайтырга хыяллана. Бу урында Сабировлар – Гатауллиннар династиясенең гомуми укытучылык стажы 387 ел булуын әйтеп үтү урынлы булыр.
Тәлгать белән Гөлназ Казан дәүләт педагогика институтында укыганда таныша. «Башта дусларча аралашып йөрдек, Тәлгать бездән бер курс алда укый, кешеләр белән бик оста аралашучан, үткен, булдыклы егет. Бер тулай торакта яшибез. Шәһәргә килгәч, ияләшеп китү авыррак булды, без – авыл кызларына шул вакытта Тәлгать безгә терәк булды, имтиханнарга әзерләнгәндә дә нык булыша иде. 3 нче курста укыганда дус кызлар арасында ул мине аеруча якын итә башлады, мин дә күбрәк аралашкан саен Тәлгатьнең тормыш итәр өчен бер дигән кеше икәненә инандым, әнисенә булган чиксез хөрмәте, хатын-кызга, өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәте, туганнар арасында татулыкны беренче урынга куюы белән күңелемне тулысынча яулады ул. Күрше районнардан булсак та, авылыбызга да берничә тапкыр килеп, әти-әнием, яраткан әбием-сердәшчем күңеленә сукмакны сала алды.
Чын-чынлап очрашып йөрүебез ярты ел булгандыр, шул вакыт эчендә бер-беребезне бар яклап сынарга өлгердек. Туксанынчы еллар, кибетләрдә әйбер юк заман – икәүләп ялларда, Мәскәүгә йөреп, товар ташый башладык. Кулда акча юк, студентлар арасында, акчасын алдан алып, заказ җыябыз, товарны алып кайтып, Казандагы бәяләрдән арзанракка сатабыз. Ничек бу эшкә алынып киткәнбез, ничек курыкмаганбыз – хәзер уйласам, шаккатам! Икебезнең дә кәсепле гаиләләрдә үсүе дә, Тәлгатьнең үткенлеге, беркайчан да югалып калмавы, зирәк, шаян булуы да роль уйнагандыр инде. Студент булсак та, сату-алу эше белән йөреп, туй чыгымнарына җитәрлек акчаны үзебез хәстәрләдек шулай. 1994 елда гаилә кордык, инде менә 30 ел үтеп тә киткән. Ару гына вакыт үтсә дә, юл башында булган җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Безнең өчен иң курыккан нәрсә бер-береңнең күңелен рәнҗетү булды. Әллә ни үзгәрдек дип әйтмәс идем, күңел һаман шул 18 дә, тәҗрибә, зирәклек, сабырлык кына өстәлгәндер.
Безнең гаиләнең үз кагыйдәләре бар. Беренчесе – «Хәрәкәттә – бәрәкәт!» дигән шигарь белән яшибез. Беркайчан да тик утырганыбыз юк, гел хәрәкәттә без. Ызгыш-талашка, табак-савыт шалтырауларга һич тә вакыт калмый.
Көндәлек мәшәкатьләр арасында каршылык туса, Тәлгатемә нидер ошамаса, мин аны күз карашыннан ук тоям, хатын-кыз хәйләкәрлеген эшкә җигәм, аның белән килешәм һәм уртак фикергә киленеп, бар да җайланып китә. Эшне синеке-минеке дип бүлеп тормыйбыз: бергәләп эшлибез. Казыксыз җиргә казык кагып, үз көчебез белән ике йорт җиткердек. Тәлгатем – акчаны таба да, бәрәкәтле итеп тота да белүче, гаиләбез мул яшәсен дип тырыша. Тагын бер матур сыйфаты: аның өчен Әни кеше – Аллаһы Тәгаләдән соң беренче урында! Үз әнисенә дә, минем әнигә дә гомер буе зур хөрмәт белән карады, балалардан да шуны таләп итә, «Әниегезгә кырын күз белән дә карарга тиеш түгел сез», – дип кечкенәдән күңелләренә сеңдереп үстерде. Ә мин үз чиратымда «әтиегез» дип яшәдем һәм яшим. Балалар гаиләдә шуны күреп үстеләр, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, Аллаһка шөкер», – дип горурланып сөйли Гөлназ ханым.
Сабировлар гаиләсе спорт белән дә бик актив шөгыльләнә. «Без дусларыбыз – дүрт гаилә белән бик якыннан аралашып яшибез, эшләрне дә күмәкләшеп эшлибез, бергәләшеп ял да итәбез. Шимбә-яллар, каникуллар җиткәнне көтеп алабыз. Җәен – урманга, су буйларына палаткалар алып чыгып китәбез, су коенабыз, балык тотабыз. Кышларын чаңгыда йөрү, киез итекле хоккей уйнау – яраткан шөгылебез. Шулай гел аралашып яши торгач, бер гаилә дусларыбыз белән кодалашып та куйдык», – дип әңгәмәгә Тәлгать тә кушыла.
«Балаларны хезмәт белән тәрбияләү – гаилә ныклыгын тәэмин итә торган төп кагыйдәләрнең берсе, – дигән фикердә гаилә башлыгы. – Без икебез дә эшле, кәсепле гаиләләрдә үстек, хезмәт чыныгуы алдык. Минем туган авылым Өбрә халкы элек-электән Казанга сөт-катык ташып сату белән дан тоткан. Әнием 73 яшенә кадәр төп нигездә яшәүче абыем белән шәһәргә сөт сатарга йөрде. Мин үскән гаиләдә мал гел ишле булды, абыем белән безне бик кечкенәдән кул арасына керттеләр. Биш яшемнән дәү әти мине көтү куарга уята иде, без кайтышка дәү әни тәмле чәй табыны әзерләп каршы ала, минем бала аңыма шул чакта ук сеңгәндер инде, хезмәт куйсаң, табыныңда ризыгың да булыр. Чалгы тотарга, үлән чабарга да дәү әти өйрәтте. Без абый белән 7–8 яшьлек малайлар, 4 ле чалгы белән алдан тирләп-пешеп, үзебезчә бик тырышып чабып барабыз, арттан безнең эздән дәү әти киң пакус алып чабып килә... Шул мизгелләр бер дә онытылмый, беренче эш чирканчыгы алган, үзеңне зур кеше итеп тоя башлаган мәлләр бит ул».
Гөлназ да яшьтән һөнәргә өйрәнеп үсә, аның туган авылы Әтнә районының Күәм авылында ул заманда һәр йортта диярлек мамык шәл бәйләп сатучылар яши. «Шәл бәйләргә бик иртә өйрәндем, 10–11 яшьләрдә әбиемә ияреп, кичләрен өй саен утырмага йөри идек, ярыша-ярыша бәйли идек шәлләрне», – дип балачак хатирәләрен яңарта Гөлназ. «Кич утыру» мәҗлесләрендә кул эшенә генә өйрәнеп калмый үсмер кыз, гаилә кору, тормыш итү серләрен, әдәп кагыйдәләрен дә үзләштерә.
«Икенче кагыйдә – «Әти-әни, балалар алдында беркайчан да үпкәләшкәнне, сүзгә килгәнне сиздермәскә!» Алар алдында көнозын елмаеп, балкып йөрисең дә – кичкә инде үпкәләр дә онытыла, дуслашып та куясың», – ди Гөлназ.
Өченче кагыйдә – туганлык җепләрен саклау, ныгыту. Ир ягыннан да, хатын ягыннан да нәселләрен сигез буынга кадәр ачыклаганнар. Ике якта да төп нигездә төпләнеп яшәүчеләр бар. Бәйрәмнәр, туган көннәрне гел бергә җыелып үткәрергә тырыша алар. «Мондый очрашулар туганлыкны саклый, бергә җыелгач, сөйләшеп-серләшеп сүзләр бетми», – ди Гөлназ ханым.
Алар әти-әни хәлен гел белешеп торалар, туган нигезгә еш кайтырга тырышалар. Балаларын да шулай өйрәтеп үстергәннәр, оныклары да: «Әби-бабай, дәү әти-дәү әни!» – дип өзелеп тора.
Сабировлар гаиләсендә гел туган телдә генә сөйләшәләр. Оныкларны чын татар мохитендә тәрбиялиләр, кечкенәдән халык җыр-әкиятләренә кызыксыну уяталар, татар тапшыруларын карарга ияләндерәләр. Милли гореф-гадәтләрне саклау өлкәсендә дә зур эш башкаралар: Әлдермештә үткәрелә торган Сабантуйларны оештыруда гаиләләре белән башлап йөриләр, мәктәптә уздырыла торган милли чараларның да үзәгендә кайныйлар. Сабировлар – кешегә иярүчеләр түгел, үз кагыйдәләре, үз кануннары белән чын мәгънәсендә күркәм гаилә корган кешеләр. Тигезлектә, имин, бәрәкәтле тормышта үтсен алгы көннәре дә.
Зөһрә Гарифуллина. Биектау районы
«Җылы оя» бәйгесенә килгән язма
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез