Берсе икенчесенә комачауламый. Уллары-кызлары, туганнары зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганда, аларның әти-әниләре һәм туганнары авылларда терлек асрап, бик тырышып гомер итә. Без дә популяр җырчыларның тырыш якыннарының хәлләрен белешеп алдык.
Галия Тямаева (Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның әнисе):
– Без Фирзәр улым һәм киленем Румия белән бергә яшибез. Элеккеге шикелле йөгерә-йөгерә эшләргә сәламәтлегем булмагач, күп эш яшьләргә эләгә инде хәзер. 25–30 баш тана һәм үгезебез бар. Болар өстенә ел да күпләп кош-корт алабыз. Сыерлар юк. Бозауларын имезгәнче тотабыз да сатабыз. Аларны тотарга мөмкинлек тә юк. Киләчәктә улым таналарны да бетермәкче була әле. Бары тик үгезләр белән генә шөгыльләнергә исәбе бар. Менә тиздән Фирдүс улымның гастрольләре башлана. Фирзәр дә аның төркемендә оператор булып эшли бит. Ул берничә көнгә концертларга чыгып киткәндә, иптәшем ярдәм итә. Печәнен дә төшерә, суын да эчерә. Бергә-бергә эшлибез, барыбызга да эш җитә.
Зур эшләрне эшли алмасам да, шул терлекләр янына чыгып йөреп керү дә рәхәт миңа. Әле менә 9 яшьлек оныгым белән кабак турап кердек. Ул да шулай хезмәт белән үсә, абзарда кайнашырга ярата. Без – гомер буе мал белән кайнашкан гаилә. Ләкин фермада, ашханәдә эшләгәндә алай күпләп асрарга җай булмады. Аларны карарга да кирәк бит, өйдә бала-чагасы да бар. Хәзер инде улларым да терлек тоткач, миңа аларга ярдәм итешеп кенә йөрергә кала. Фирдүс кайткан саен: «Булды, җитте!» – ди. Тик аның әйтүе белән генә өйдә утырып булмый бит әле. Мал асрау авыл халкының канына сеңгән ул. Без бала чакта да әти-әни мал асрады, тавыгын, казын үстерде. Хәзер үзем дә авылда торып бер баш хайван да асрамасам, хурланыр идем. Оят булыр кебек. Мал да булмаса, өйдә көннәр буе нәрсә эшләп бетәргә кирәк? Иртән торуга киленем белән бакчага чыгып китәбез, аннан соң маллар янына керәбез. Урамга чыгып кеше сөйләп утырганчы, кулда эш булса, вакыт та уза, гайбәт тә сөйләнми. Тәмле ите белән акчасы да була. Бездән берничә йорт аша гына торучы кодагыем да узган елга кадәр сыер асрады. Берүзе сыер савып, бозаулар карады ул. Саулыгы киткәч кенә сыерын бетерергә мәҗбүр булды. Кызым да гаиләсе белән үзебезнең авылда – Түбән Нурлатта яши. Ул кош-корт белән шөгыльләнә. Тавыклар, казлар, үрдәкләр сата. Менә шулай тырышып бергә эшләп, бергә яшәп ятабыз.
Люция Кашапова (Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың апасы):
– Без Лениногорск районының Иске Шөгер авылында яшибез. Барысы да 2015 елда сатып алган үгездән башланды. Башта ит белән генә шөгыльләнү иде уебыз. Бервакыт тагын бер үгез алырга дип бардык та, матур тана тәкъдим иттеләр. Ирем Альбертның: «Алыйк, әйдә», – диюенә каршы: «Юк, мин сыер асрамыйм да, көтүгә дә тормыйм», – дидем. Ләкин барыбер тананы ияртеп кайттык. Икенче юлы тагын шулай үгез белән бергә танасы кайтты. Алар бозаулады. Суыткычлар сөт, каймак белән тулгач, күршеләр сатып ала башлады. Кулга «тере акча» эләккәч, үзебез дә кызыгып киттек. Сораучылар да артты. Аларга җитсен дип, сыер санын арттырдык. Шулай итеп, бүген бозаулар, үгезләр белән бергә 43 баш мал асрыйбыз. Шуларның унтугызы – сыер. Кош-кортлар турында әйтеп тә тормыйм...
Сөтнең барысын да үзебез эшкәртәбез. Катыгын, эремчеген, каймагын ясап сатам. Аларны үзебезнең авылдашлар да, күрше-тирә авыл халкы да бик яратып алып бетерә. Мәшәкате күп булса да, эшкәртеп сату отышлырак. Болай сатканда сөтнең бәясе бигрәк юк бит. Су хакыннан да арзанрак. Эше күп булса да, акчасы булсын, дип тырышабыз. Әйе, ач торганыбыз юк, шөкер. Тик моңа кадәр тапкан акчаның күпчелек өлеше шушында ук кереп китеп барды. Сарайлар төзедек, техника алдык. Быел гына күзне ача, акча күрә башладык. Ферма төзү хыялы да бар үзе, тик әлегә анысына җиткереп булмый.
Илсөя мине кызгана инде ул. «Апай, бетер инде бу сыерларыңны. Сыерлар кала, син бетәсең бит», – ди. Коронавирус башлангач, Илсөянең концертлары туктады. «Апай, концертлар туктый. Нәрсә эшлим икән?» – ди. «Миңа кайт, ачтан үлмәбез. Суыткыч тулы ризык, туңдыргыч тулы ит», – дидем. Икенче елны кышын бураннар еш булды. Илсөя тагын шалтырата. «Авылларга кереп, беркая барып булмый», – ди. Тагын теге сүзләрне кабатладым. «Авылны бөтенләй кар капласа да, язга кадәр җитәрлек ризык бар. Кайт!» – дидем.
Күпме хезмәт кергәнне үзебез генә беләбез. Төнге сәгать 1 дә ятып, иртәнге 4–5 тә йокыдан торам. Арыта, ләкин күпчелек вакытта рәхәт ару ул. Аның каравы йокысызлыктан тилмермисең. Башны ястыкка салуга йокыга китәсең. Бәлки арада көнләшүчеләр дә бардыр. «Сеңлең шундый тормышта яши, син мал арасында йөрисең», – диючеләр дә бар. Тик Илсөянең үз тормышы. Ул да бик тырышып гомер итә. Ялгызы бала үстерә. Мин бит инде аңардан өмет итеп утырмыйм. Аяк-кулларым исән-сау булганда үзем эшлим. Кеше килсә дә, кунакка бара башласаң да, күчтәнәчкә дип, кибеткә йөрмибез. Суыткычтагысын төяп җибәрәм яки кыстырып китәм.
Авылда маллар юк инде хәзер. Безнекеннән кала, Иске Шөгердә нибары сигез баш сыер бар, көтүләр юк. Авылның күзгә күренеп сулуына шулкадәр нык борчылам. Берәрсе: «Сыер алдым», – дигәнгә дә чын күңелдән шатланам. Хәзер күп кеше тавык та асрамый бит. Авыл бит инде ул мал белән матур. Казанга барсам да, Башкортстан якларына юл тотсак та, басуларда йөргән көтүлекләрне күргәч, күңел сөенә. «Аллага шөкер, монда халык яши икән әле», – дим.
Гөлйөзем Рамазанова (Татарстанның атказанган артисты Ризат Рамазановның әнисе):
– Без Саба районының Алан Елга авылында яшибез. Мин 15 еллар тирәсе фермада бозау карадым. Бик яратып эшләдем. Эшебез дә артык авыр булмады. Кул эше күп түгел иде, коллективыбыз да бик яхшы иде. Соңгы көнне эшне тапшырып кайтканда елый-елый кайттым. Әле дә иремә: «Кеше арасында булгач, сиңа рәхәт», – дим.
Хәзер хуҗалыгыбызда сыер, бозау, тана һәм үгез тотабыз. Бройлер белән тавыктан да өзелеп торганыбыз юк. Элек күпләп асрадык, тугыз баш мал тәрбияләгән чаклар да булды. Хәзер дә шулай тотар идек, тик мин җәен – өйдә, кышын Ризатларга бала карашырга Казанга барып йөрим. Алар гел юлда булгач, балалары белән ярдәм итәм. Иремнең үзенә генә маллар белән авыр булыр дип, киметергә уйладык. Аның эшкә дә барасы бар. Үзем Казанга киткәндә дә иремә: «Малларны ачуланма, матур итеп кенә сөйләш, каты бәрелмә», – дип китәм.
Мин малларны бик яратам. Әни гомер буе фермада сыер сауды. Без дә кечкенәдән сыер савып үстек. Беренче сыйныфка кергәч, әни миңа өч сыерын тапшырды. Кул белән сава идек шуларны. Районнан килгән ниндидер бер түрәнең сыер савуымны хушы китеп карап торганы истә әле.
Малларга азыкны «Игенче» хуҗалыгыннан сатып алабыз. Сөтнең үзебездән артканын тапшырабыз. Ризатлар акчалата бик булыша. Хәзер бит инде элеккеге шикелле печән әзерләү юк. Акчаңны түлисең дә, түк белән печәнне кайтарып, абзар түбәсенә бушатып та китәләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез