Җырлар авторы Сәүбән Чуганаев вафат. «Яран гөлем минем берничә...»

Татар халкы бик яратып җырлый торган «Яран гөл», «Балан», «Ах, җаныем, Бибисара!», «Болытлар агар инде» кебек популяр җырлар авторы Сәүбән Чуганаев 23 ноябрь көнне вафат булды.

Югалту

Ул көнне композиторның туган җире – Пермь крае Барда  районының 100 еллыгы уңаеннан Татарстанга килгән якташлары тугандаш Арча районында зур концерт куйдылар. Өч көн эчендә үткәрелгән чараларга йомгак ясап, автобуска төялеп юлга чыккач «куып тоткан» аларны бу борчулы хәбәр. Шул вакытта ук, кайгы уртаклашу йөзеннән, Барда районының татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Сәлим Назин шалтыратты.

– Көне дә әллә ничек булды. Концертта Рамил Әмиров исемле җырчыбыз Сәүбән Чуганаев язган җырны җырлый башлаган гына иде, экранга аның фоторәсеме урынына Мәсгуть абый Имашевныкы чыкты. Күпме чыгыш ясап, мондый хәлнең булганы юк иде. Нәрсәдер ватылды булса кирәк, тиз генә көйли алмадылар, Сәүбән Чуганаев фотосын җыр тәмамланып килгәндә генә куя алдылар. Автобуста, бик кыенсынып, шушы күренеш турында фикер алышып кайтуыбыз иде. Бу хәбәрне ишеткәч, әллә ничек булып китте, барыбыз да тынып калдык, – диде ул.

Сәүбән Чуганаев соңгы елларда Пермь шәһәрендә яшәгән. Аны туган җирендә җирләгәннәр. Сәлим Нәҗипович белән ул көнне дә сөйләшеп алдык.

– Хушлашуны Барда мәдәният йортында оештырдык. Хәләл җефете Раифә белән кызы Зөлфиянең авыр кайгысын уртаклашырга бик күп сәнгать сөючеләр, композиторны хөрмәт итүчеләр, туганнары җыелды. Җирле шагыйрьләребез Идият Әширов белән Наил Габдушев композиторга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Якын дуслары, сыйныфташлары җылы сүзләрен әйттеләр. Район хакимияте дә, якташлары да Сәүбән Чуганаевның арабыздан китүен нинди зур югалту икәнлеген аңлыйлар.

Җирле шагыйрь, күп еллар композитор белән кулга-кул тотынып эшләгән Идият Әширов белән дә шул хакта сөйләшеп алдык.

– Ул бик күп еллар Бардадагы сәнгать сөючеләргә ярдәм кулы сузып килде. Бер генә чара да аннан башка үтмәде. Татарстан халкының да якын дусты иде. 1993 елда Татарстан дәүләт радиокомпаниясе уздырган «Ел җыры» конкурсында җиңү яулаган «Яран гөл» җыры белән генә дә һәр татарның күңелен яулый  алган композитор ул.

Сәүбән Чуганаевны хөрмәт итмәгән кеше юк. Ул көй язучыларга да, җыр сөючеләргә дә бик ярдәм итте. Минем дә җиде җырыма көй язды. Аның бөтен гомере безнең күз алдында үткән кебек булды. Туган җиреннән аерылмады ул. 7 яшендә – әтисез, 15 яшендә әнисез калган ятим бала. Бәлки шуңа күрә дә күңеле бик нечкә булгандыр. Һәрвакытта да үз тормышын үзе көйли. Акбаш мәктәбен тәмамлагач, Пермьдәге «Торгмаш» заводына слесарь-җыючы өйрәнчеге булып урнаша. Кичке мәктәптә, һөнәри техник училищеда укый. Тын океан флотында хезмәт итә. Аннан кайткач, Свердлов исемендәге мәдәният һәм техника сарае каршындагы татар җыр-бию ансамбленә йөри. Башта җырлый, аннан баянда да уйный башлый.

Егетнең бик тә һөнәри музыкаль белем аласы килә. Әмма Пермьдә башлангыч белемсез музыка училищесына алудан баш тарталар. Аптырап калмый: Уфа сәнгать училищесына китә. Шунда бүген дә популяр булган «Балан» җырын яза. Ике ел укыгач, Пермь музыка училищесына күчә. Хор дирижеры бүлеген тәмамлагач, ансамбльнең җитәкчесе булып китә. Пермь өлкәсендәге күпчелек талантлы яшьләр сәнгать дөньясына беренче адымнарын әлеге ансамбльдә ясый. Аның җитәкчелегендә шулай ук авыл хуҗалыгы институтында студентларның вокаль ансамбле дә эшли. Үзенең иҗаты да чәчәк ата. Шул елларда иллегә якын җыр яза. Аларны төрле шәһәрләрдә узган «Алтын Үзән», «Урал җыры», «Татар җыры» бәйгеләрендә югары бәялиләр.

1995 елда ул Бардага кайтты. Әмма өлкәнең милли-мәдәни үзәгендә алып барган эшчәнлеген ташламады. Методист буларак, өлкәнең барлык районнарындагы татарлар белән элемтәдә торды. Фестивальләр, бәйгеләр үткәреп йөрде. «Яран гөл» һәм «Урал көйләре» дип аталган ике китабы дөнья күрде. Аның җырларын Фердинанд Сәлахов, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхабиева кебек күренекле җырчылар башкарды.

Сәүбән Чуганаев тик тора торган кеше түгел иде. Бардада «Өмет» дип аталган ветераннар хорын оештырды. 2006 елда Пермь краенда яшәүче үзешчән композиторларның иҗат берләшмәсен төзеде. Аны оештыру чарасына Татарстаннан  композитор Риф Гатауллин да килгән иде. Берләшмәнең җитәкчесе итеп Сәүбәннең үзен сайлап куйдылар. Лаеклы ялга чыккач та, эшләүдән туктатмады. Улы Ринат та әтисе юлыннан китте. Опера җырчысы, көйләр дә язды. Казан консерваториясен тәмамлагач, Карелия музыка театрында эшләгән иде. Ике ел элек йөрәк авыруыннан китеп барды. Сәүбән бу хәлне бик авыр кичерде.

Сәүбән Чуганаев бик күп җырчыларга да юл күрсәтте. Аның шәкертләре арасында Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова кебек танылган җырчыларыбыз да бар.

Белешмә

Сәүбән Габдрахман улы Чуганаев 1948 елның 3 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Йөкшер авылында туа. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, популяр җырлар авторы. Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы хаты белән бүләкләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре