Кемдер бу ансамбльне «визит карточкабыз» дип атый. Ә коллективның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов: «Без – Татарстанның бренды», – дияргә ярата. Ул бу сүзләрен артистларның чыгышлары белән һәрдаим раслап тора. Ансамбльнең чираттагы концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында аншлаг белән узды.
Туйда бии тукмак та
Беренче бүлектә тамашачыларга «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтелде. Анда ХIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән Казан һәм себер татарларының никахлашу йолаларын тәкъдим иттеләр. Шул чордагы туй йолалары нечкәлекләрен өйрәнү өчен Айрат Хәмитов ярты ел архивта эзләнә. Аңа бу эштә филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова да булыша.
– Архив материалларын өйрәнгәч һәм музейларда йөргәннән соң, бу программа ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Кем син – татар? Без нинди булганбыз? Казан сәүдәгәрләре, морзалар нинди булган? Шул сорауларга җавап эзләдек. Әлеге тема моңа кадәр тамашачыга чыгарылмаган иде. Халкыбызга: «Менә шундый зәвыклы, затлы булыйк!» – дип мөрәҗәгать итәсебез килде, – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе.
Тамашачы тарихыбызда булган, җентекләп өйрәнелгән йолаларыбыз белән таныша. Ул җырларда, биюләрдә генә түгел, артистларның зәвыклы кием-салымнарында да чагылыш таба. Ни дисәң дә, безнең халык матурлыкны, пөхтәлекне, затлылыкны ярата шул. Алтын белән чигелгән калфак, камзуллардан, бала итәкле күлмәкләрдән, милли бизәкле читек-кәвешләрдән күзне алып булмый.

Сюжет буенча Казан сәүдәгәре белән бай Себер татары очраша. Һәм балаларын ярәшәләр. Сәхнәдә ярәшү, туй бүләкләрен тапшыру, кызны никахка әзерләү – барысы да шул заман таләпләре буенча күрсәтелә. Ул заманның туйлары бүгенгеләреннән шактый аерылып торса да, араларында уртаклык та шактый. Мисал өчен, кияү кәләшен өенә алып кайткач, бусагага сөлге җәйгәннәр. Өйләнешүчеләр аңа аяк белән баса. Сөлгене тартып алган кыз тиздән кияүгә чыгачак дип фаразланган. Бу гадәт хәзерге туйлардагы кәләш букетын ыргыту йоласын хәтерләтә. Ике очракта да иң җитез кыз тиздән кияүгә чыгачак дип санала.
Мондый нечкәлекләр спектакльдә күп. Ансамбль тамашачыларга XX гасыр башында кәләшнең туган йорты белән ничек саубуллашуын күрсәтә. Бу көнне кияүгә чыгасы кыз йортына аның дус кызлары җыела. Алар чиста йон оекбашлар киеп, бөтен йорт-җирне начарлыклардан арындыру йолаларын башкара. Егетләр кичәсенең дә – үз тәртибе. Алар учак аша сикерәләр: кәләш йортына кергәнче, рухи яктан шулай чистарынганнар.

Туй көнне ике як та мәҗлескә татарларга хас булганча милли ризыклар, тәм-томнар белән килә. Каклаган казы, чәкчәк, бәлешләре – барысы да бүгенге кебек. Туйда бии тукмак та, дип юкка гына әйтелмәгән. Яңа гаилә барлыкка килү – кеше тормышының иң мөһим мизгелләренең берсе, һәм аны хәлдән килгәнчә, бар йоласын туры китереп уздыру – тәрбияви алым да. Әти-әнинең генә түгел, туган-тумачаның да анда катнашуы – нәсел ныклыгының бер мисалы. Әлеге күренешне тамаша кылып утырганда, ата-бабаларыбыздан калган никахлашу йолаларының бүген кабат яңаруына, хәләл, милли туйларыбыз да уздырыла башлавына күңел сөенә.
«Бинабыздагы ишекләр дә, диварлар да бии»
Концертның икенче бүлегендә коллектив тамашачыны милли биюләребез, җырларыбыз белән сөендерә. Программа яңартыла, ди Айрат Хәмитов. Дөресрәге, ансамбльнең алтын фондында булган кайбер җырларны репертуарга кайтаралар. Алар эшкәртелә, аутентик яңгыраш алсын өчен кыл-кубыз, думбра, мондалина кебек милли инструментлар өстәлә. Җыр һәм бию ансамблендәге солистлар – Диләрә Палатова, Илнар Гомәров, Фәридә Сөнгатова, Илмир Мөхәммәтҗанов, Айгөл Сәмигуллина, Алсинә Җәгъфарова, Фәнил Фәйзуллинның бәрхет тавышы, алар башкаруындагы җырлар соклану хисләрен тудыра. Коллективка яшьләр дә килгән. Алар да монда үз урынын тапкан.
Концертта махсус хәрби операция темасын да читләп үтмәгәннәр. Айнур Исламов башкаруындагы «Янбикә» җырын тыңлаганда сәхнәдәге фотосурәтләрне карап, залдагыларның күзләре яшьләнде. Артистлар арасында егетләребезгә ярдәм кулы сузучылар да бар. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вахитов «Фронтка ярдәм өчен» медале белән дә бүләкләнгән.
Чыгышлар арасында тагын бер матур мизгел – балалар. Ансамбль каршында вокал-хореографик студия эшләп килә. Анда йөрүче балалар – коллективның киләчәге: җырлыйлар да, бииләр дә. Апа-абыйларыннан күреп, милли үрнәкләребезне күңелләренә сеңдерәләр.

Тагын ике елдан коллектив 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан «Дүрт капка» дип атала торган программа әзерләнә. Анда Сабан туена багышланган вокал-хореографик спектакль тәкъдим ителәчәк. Милли бәйрәмебез ничек барлыкка килгән һәм нинди үзгәрешләр кичергән? Нинди йолалары, милли уеннары булган, кайсылары сакланган? Ансамбль Сабан туеның чын асылын, тарихын күрсәтергә тели. Тагын бер программа бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнә. Ул «Шүрәле» дип аталачак. Коллектив мифик җан турындагы тарихны саклап калырга тели, ләкин классик (балет) вариантта түгел, ә халык авыз иҗатына нигезләнеп.
Бер гасырга якын вакыт дәвамында ансамбль, замана җилләренә дә бирешмичә, ничек шулай дәрәҗәсен, төп асылын саклап кала алган?
– Коллектив барлыкка килгән беренче көннән бирле Островский урамындагы бинада иҗат итә. Без – бер гаилә. Бинабыздагы ишекләр дә, диварлар да бии. Аның эче иҗат белән тулы. Үзебезнең буыннан-буынга күчкән мирасыбызны саклыйбыз. Тарихсыз киләчәк була алмый, – ди Айрат Хәмитов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез