"Ышаныч булмаса, гаилә юк дигән сүз"

Кукмарада яшәүче Мортазиннар өчен гаилә ул – җылы бер учак, тормыш күңелсезлекләреннән ышыклану һәм сөенечләрне уртаклашу урыны.  Хуҗабикә Гөлзия исә аны болайрак сурәтләп бирде. Гаилә ул – әни, кызым, матурым дигән наз тулы сүзләр дә, җәмгыятьнең тотрыклы нигезе дә. Әнә шуңа Мортазиннар ил башлыгын сайлауга да бергәләп җыена.

– Сайлау ул – җаваплылык. Киләчәк – безнең ничек тавыш бирүебезгә бәйле. Туган илем, гаиләм, балаларымның киләчәге нинди булыр? Ил язмышы хәл ителгән көннәрдә бу сорауга үз тавышың белән җавап бирергә кирәк. Без гаиләбез белән сайлауга барачакбыз. Ул балалар күңелендә бәйрәм булып истә калыр. Без исә үз тавышыбызны биреп, бурычыбызны үтәп кайтырбыз. Бу көннәрдә пассив һәм битараф булырга ярамый.

Бусы – гаилә башлыгы сүзләре. Алмаз – үзмәшгуль. Ә Гөлзия күппрофильле лицейда 18 ел укытучы булып эшли. Башта туган телне укыткан, хәзер инглиз телен өйрәтә. Алмаз белән өч бала тәрбиялиләр. Олысы Булат 8 нче сыйныфта укый. Самбо буенча Татарстанның җыелма командасы составында шөгыльләнә. 2 нче сыйныфта белем алган Самат исә спортның хоккей төрен сайлаган. Алар  районда гына түгел, республика ярышларында да җиңү яулый. Төпчекләре Моратка – 2 яшь, ул бакчага йөри. Анысы туп тибәргә ярата икән. Футболчы булыр дип көтәләр.  Булат – Гөлзиянең беренче никахыннан, әмма Алмаз аны үз улы кебек кабул иткән. Ун ел эчендә яшь гаилә бер-берсен аңларга өйрәнеп беткән инде.  Балалары – яшәү мәгънәсе. Булат ярышка китсә, аны сагынып, табын корып көтеп торалар.

Гаиләнең үз традицияләре бар. Яңа нигезгә күчкәннән бирле ел саен, Аллаһ ризалыгы өчен дип, Корбан чалалар. Әниләре Наилә абыстай, мөмкинлегегез булган саен, чалыгыз, дип әйтә икән. Походка чыгу гадәте дә онытылмаган. Туган көннәрендә табигатьтә учак ягып, шашлык пешерәләр. Мортазиннар бүләкләр бирешергә дә ярата. Көзен кәрнизгә гаиләдәге һәр кеше исемен язып, оекбашлар элеп куялар. Шунда һәркем бүләген сала. Сере исә Яңа ел  төнендә генә чишелә.

Тату гаилә серләрен дә белештек. Гөлзия әйтүенчә, баштарак вак нәрсәләргә игътибар итсәләр, хәзер яшь барган саен, күп нәрсәләргә күз йомалар.

– Әти-әни безне, бер-беребезгә юл куеп, сабыр булып яшәргә өйрәтте. Кирәкмәгәнне ишетмәскә һәм күрмәскә тырышабыз. Сабырлык һәм ышаныч кирәк. Ышаныч булмаса, гаилә юк дигән сүз. Хатын-кыз ир-атны үзенә ияртеп барырга тиеш дип уйлыйм. Алмаз мин тәкъдим иткәнне хуплап, көч бирер торырга тырыша, – ди ул.

Бер-берсенә «матурым» дип дәшәләр. Очрашып йөргән вакыттан калган гадәт монысы. «Ачу чыкса, Алмаз, дим. «Нәрсә булды инде тагын?» – ди ул, аптырап. Тәмле телле булу кирәк. Балаларга да улым, кызым дип дәшсәң, матур бит. Без үскәндә алай түгел иде. Әти-әни тату торса да, «матурым» дип дәшкәннәрен ишеткәнем юк. Элеккеге кешеләр өчен кыргыйрак кебек тоеладыр, күрәсең. Син булдырасың, дип әйтергә яратам. Бу сүзне ирем дә, балаларым да, укучыларым да ярата. Ниндидер очыну барлыкка килә. Спортта да гел үсендереп торам», –  ди күпбалалы ана.

Гөлзия өйдә генә түгел, мәктәптә дә таләпчән. Әмма укучылары белән һәрвакыт бер дулкында. Үзен дә әти-әниләре «бар нәрсә дә ярый» дип тәрбияләмәгән. Кием яки башкасын сорап аптыратмаган алар. Хәзер үзе дә балаларын, экономияләргә өйрәнегез, дип үстерә. Һәрберсенең «копилка»сы бар. Акчаны шунда җыеп барып, кирәк чакта тоталар.

Таләпчәнлек димәктән, әниләре балаларына, спорт белән уку бер-берсенә комачауларга тиеш түгел, дигән таләп куйган. Әгәр начар билге ала башласалар, спортка вакытны киметергә туры киләчәк. «Спортчылар – үрнәк, аларга карап башкалар тырышырга тиеш», – дип үстерә улларын Мортазиннар. Шуңа күрә начар билге алырга тырышмыйлар.

Әти нәрсә эшли, балалар да шуның янында чуалып йөрергә тиеш. Тәртип шундыйрак. Ни өчен дигәндә, өчесе дә малайлар бит. Ә Алмазның кулы алтын, бар хезмәткә өйрәтерлеге бар. Сантехника, слесарь, ремонт, хәтта тегү эшен дә булдыра. Балалар барысын да күреп, өйрәнеп үсә. Мортазиннарда эш  бүлү гадәте дә юк. Ашарга кем җитешә, шул пешерә. Гөлзия үзе дә ир-ат эше дип тормый. Утын ярганда, төягәндә дисеңме, башкасындамы – ире янында бөтерелә. Ул ишегалдында мәш килгәндә, өйдә тик ята алмый. Яз җиткәч, җир өлгергәч, бергәләп бакча җыештырырга чыгачаклар. Өйне дә бергә  юалар. Алмаз түшәмне юарга булыша. Өмә ясаганда, һәр эш күңелле була бит.

Тиздән тагын җаваплы вакыйга көтелә. Президент сайлауларына да  парлашып барырга җыена алар. Монысы – гражданлык бурычы. Укытучы һәр яктан үрнәк булырга тиеш, ди Мортазиннар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре