Ышаныч булмаудан ышану

«Казанда яшәүче бер ханым, тормыш мәшәкатьләреннән котылам дип, онлайн кабул итә торган күрәзәчегә 800 мең сум акча күчергән». Беркөнне әнә шундый эчтәлектәге хәбәр таралды. Гомер күрмәгән кешегә ышанып, миллион сумга якын акчаңнан колак как инде! Тик, кызганыч, үз акылында булган, бик укымышлы, бар нәрсәдән хәбәрдар кешеләр дә мошенниклар корбанына әйләнә бүген. Моның сәбәбе нидә соң?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог Зөһрә Кәлимуллина (Кәримова) ярдәм итте.

– Алдаучылар һәм алданучылар турында һаман ишетеп торабыз бит инде. Ни өчен һаман алданабыз?

– Кеше һәрвакыт ниндидер иллюзия, өмет белән яши. Бу – беренчедән. Икенчедән, ул һәрвакыт билгеле бер позицияне ала: үзе дә аңламастан, аның корбан буласы килә. Ә иң мөһиме – күрәзәчеләрне аерым карасак, безгә бит бөтен нәрсәне тиз генә белергә, бар сорауга җавап табарга, ниндидер нәтиҗәгә ирешергә кирәк. Җиңел юл эзләп, шундый адымга барабыз.

– Гомумән карасак, кеше ни өчен күрәзәчегә мөрәҗәгать итә?

– Чарасызлыктан, Аллаһы Тәгаләгә ышаныч булмаудан һәм, әйткәнемчә, менә хәзер үк барлык сорауларга да җавап алу теләгеннән.

Әмма шуны онытмаска кирәк: кеше алдана икән, ул моңа беренче чиратта үзе гаепле. Чөнки һәр кабул иткән карарыбыз өчен без үзебез җавап бирергә тиешбез.

Психология күзлегеннән караганда, моның тагын берничә сәбәбе бар. Кеше үз өстендә эшләргә, гомумән, ниндидер көч куярга теләми. Шуңа һаман саен җиңел юл эзли. Тик тормышта тизлек һәм җиңеллек түгел, нәтиҗә мөһим. Җиңел юлның да төрлесе була, билгеле. Кайбер кешегә тормышта бар нәрсә дә җиңел бирелергә мөмкин. Әмма бу – фәкать аның юлы. Ә кемдер нәтиҗәгә урау сукмаклар, авырлыклар аша килә. Менә шул чакта, үз өстеннән җаваплылыкны төшереп, «тылсымлы төймә» эзләп, күрәзәчеләргә баручылар шактый була.

Еш кына кеше терәк-таянычын югалткан чакта ниндидер югары көчләргә мөрәҗәгать итә, диләр. Бу дөресме?

– Дөрестән дә, өметсезлек биләп алганда кеше ярдәм эзли башлый. Хәтта үземнең статистика буенча да тормыш мәшәкатьләре баскан, авырлыкка түзәр хәле калмаган, ниндидер проблеманың чишелешен таба алмаган кешеләр миңа  күбрәк мөрәҗәгать итә.

Мин аларга һәрвакыт бер үк сүзләрне кабатлыйм: ышаныч һәм терәк-таянычны югалтмас өчен, үз өстеңдә эшләүдән беркайчан да туктамаска кирәк.

– Әйтәләр бит, бер барсаң, күрәзәчегә һаман саен барып торасы килә. Бу бәйлелек ни сәбәпле барлыкка килә?

– Һәр бәйлелекнең сәбәбе була. Безнең һәркайсыбыз нәрсәгә дә булса бәйле. Кемдер телефонга, кемдер чит кеше фикеренә, уенга, алкоголь яки башка нәрсәләргә. Бу очракта кеше менә шул тиз ирешелгән нәтиҗәгә бәйлелек кичерә башлый. Бар да гади, бар да тиз. Сорыйсың – сиңа җавап бирәләр. Ә кемгәдер алданып торырга кирәк, аңа корбан позициясе ошый. Ә иң мөһиме – монда контроль көчле.

Ягъни син тормышыңда ниләр буласын алдан белеп торасың. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйсың. Аллаһы Тәгаләгә ышанган һәм үз язмышының Аның кулында булуын белгән кеше беркайчан да күрәзәчегә бармый.

Кайвакыт монда азарт зур роль уйный. «Нәрсә әйтерләр икән? Тагын ниләр булыр икән?» – дип уйлый башлыйсың, синең күбрәк беләсең, күбрәк сорыйсың килә. Шуннан соң һәр әйтелгән сүзгә ышанып, аның чынга ашуын көтә башлыйсың.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре