• Фото: «Татар-информ»

Ышанып басасы: MAX турында имеш-мимешләрне барлыйбыз

Россиядә эшләнгән МАХ мессенджеры гомуми кулланылышка кереп тә җитмәгән әле. Ләкин инде аның турында әллә нинди уйдырмалар, имеш-мимешләр ишетергә туры килгәли. «Комсомольская правда» газетасы аларның иң киң таралганнарына ачыклык керткән.

Исегезгә төшерәбез: яңа илкүләм мессенджер 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә бөтен яңа смартфоннарга, планшетларга һәм компьютерларга мәҗбүри рәвештә урнаштырыла башлады. Ул аралашу, дәүләт хезмәтләре алу, тиз түләү системасы (СБП) аша акча күчерү һәм, алдан кесә телефонына урнаштырмыйча да, такси чакырту, өйгә ашау-эчү, билетларга заказ бирү кебек кечкенә кушымталарга керү өчен бердәм цифрлы мәйдан буларак тәкъдим ителә.

1 нче уйдырма. MAX смартфонның барлык почмакларына «үтеп», синең һәр адымыңны махсус хезмәтләргә караганда да болайрак күзәтеп тора.

Чынбарлык. Кушымта, башкалары кебек, шул бер үк кагыйдә нигезендә эшли. Контактларга керергә кирәк икән, рөхсәт сорый. Видео аша шалтыратырга ниятләсәгез, камера һәм микрофон сорый. Фатир ачкычы кебек: хәтта иң якын дустыңа да аны болай гына тоттырып җибәрмисең бит. Саннарга күз салыйк. MAX 63 рөхсәт сорый. Шул ук вакытта WhatsApp өчен кирәкле рөхсәтләр саны – 85, Telegram өчен – 71. Шул ук вакытта барлык кушымталар рәсми кибетләрдә тикшерү уза – ә анда барысы да бик җитди.

2 нче уйдырма. MAXның ясалма фәһеме «VPN»нан файдаланучыларга яки ярамаганрак әйбер укучыларга шикаятьләрне сырлап кына торачак.

Чынбарлык. Акчаны ничек тотуыгызны күзәтеп торуда калькуляторны гаепләп калдыру кебек кенә бу. Теләсә кайсы кушымта – Россиядә эшләнгәне дә, чит илнеке дә мәгълүматлар җыя ала анысы. Ләкин онлайн банклар да, Дәүләт хезмәтләре порталы да, башка рәсми кушымталар да цифрлы эләкчеләргә әйләнмәгән әле. Мондый хәлнең, гомумән, булганы юк.

3 нче уйдырма. MAX өчен аерым смартфон алуың хәерле, юкса аны барыбер урнаштырырга мәҗбүр итәчәкләр.

Чынбарлык. Беркемне дә мәҗбүриләмиләр. Мессенджер чит илләрдән китерелгән яңа смартфоннарга алдан ук урнаштырылырга тиешле программалар исемлегенә кертелгән анысы. Ләкин смартфонга сатылганчы ук урнаштырылган калькулятор яки «Һава торышы» кебек кенә ул. Теләсәгез, кулланасыз, юк икән – алып ташлыйсыз.

Закон Россия һәм чит ил җитештерүчеләре өчен шартларны тигезли – бары шул гына. Мәгълүматларны саклауга килгәндә, MAX аларны, банклар кебек үзебезнең дата-үзәкләрдә (мәгълүматларны эшкәртү үзәге) саклый.

4 нче уйдырма. MAX – Россия интернетын тулысынча аерып калдыруга тәүге адым.

Чынбарлык. Мондый платформалар Россиягә генә хас әйбер түгел, алар бөтен дөньяда бар. Бездә болай да күпчелек халык үзебезнең сервислардан файдалана: «Яндекс»тан кирәкле әйберләр эзли, «ВКонтакте»да утыра.

Эш шунда: мессенджерларга элек-электән чит илләрдәге компанияләр хуҗа булып килә. Шуңа күрә кызык та, кызганыч та хәлләр күзәтелгәли. Әйтик, Telegram  өч ел эчендә хокукка каршы контентның нибары 10 процентын гына алып ташлаган. Быел исә бу күрсәткеч бөтенләй дә 1,4 процентка гына калган. Идарәче компаниянең халыктан кергән шикаятьләрнең 90 процентын инкарь итүен күз алдына китерегез. Мондый оешманың киләчәге ничек булыр дип уйлыйсыз?

*Россиядә экстремистик дип табылган һәм тыелган Meta компаниясенә карый

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре