Дәүләт Советының чираттагы утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2023 елда республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында хисап тотты. Аның әйтүенчә, быел Татарстанда 11 нче сыйныфны тәммалаучылар арасында татар теленнән бердәм республика сынавын җиде укучы тапшырган.
“Моңа шаккатырга түгел, ә утырып еларга кирәк”, – диде бу уңайдан депутат Ркаил Зәйдулла. Ул татар теленнән имтихан сайлаучыларга вузга кергәндә кызыксындыру чарасы буларак, балл өстәү мөмкинлеген тәэмин итү турында да әйтте.
“Елаудан файда юк, эшләргә кирәк”, – диде министр җавап йөзеннән. Аның әйтүенчә, быел унберенче сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика сынавын 7 кеше бирсә, былтыр аларның саны – 8, ә алдагы елда – 1 кеше булган. Тугызынчы сыйныфтан соң татар теленнән имтихан тапшыручылар саны артуын да ассызыклады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез