Зиннәтуллиннар борынгы йолаларны онытмый

Буа районының Атабай-Әнкәбә авылында яшәүче укытучылар гаиләсе – Миләүшә һәм Линар Зиннәтуллинар йортында каз өмәсе гөрләгән. Туганнарын җыеп, бар шартына туры китереп уздырган алар аны. Безгә алар хәрам йон, каурый сибү, кыр казлары саламы һәм башка йолалар турында да сөйләде.

Зиннәтуллиннар инде ун елдан артык Буадагы татар гимназиясендә белем бирә. Көн дә 25 чакрым йөреп эшләсәләр дә, авылны ташламыйлар. Хуҗалыкта терлеген дә, кош-кортын да тоталар. Иртүк барысын да тәртипләп китәләр. Алар өйдә юкта 90 яшькә җитеп килүче әниләре Зәйтүнә апа күз-колак булып тора. Быел казлары 20 дән арткан. Үзләренә дә, туганнарына күчтәнәчкә бирергә дә җитә.

– Казларны салкын вакытта суярга тырышабыз, чөнки ите тагын да тәмлерәк була. Сугым буласы төнне кар яуды, барлык җир аклыкка күмелде. Каз өмәсенә чакырылган туганнарыбыз, балаларыбыз кичтән кайтып кунды. Иртән хуҗалыгыбызда эш кайнады. Мунчабызның иркен, җылы чоланында каз йолку өчен урын әзерләдек. Ишегалдындагы тимер мичнең зур казан астында учак дөрләде. Алдан ук каз аякларын бәйләргә баулар, башка кирәк-яракны барладык. Кояш сөңге буе күтәрелгәч, казларны берәм-берәм чала башладык. Гаиләдәге гадәт буенча суйган казларны балалар чанага салып ишегалдына алып керә. Быел да Әлмәттән кайткан оныклар Айгизә белән Айнур бу эшне яратып башкарды, – ди гаилә башлыгы, Буа гимназиясе директоры Линар Зиннәтуллин. – Ишегалдындагы өстәлдә хатын-кызлар каз канатларын, аякларын, башын кисеп алып, казанда казларны берәм-берәм пешекләп алды. Аннан йолкырга керештеләр. Туганнарыбызның куллары кулга йокмады, тиз арада барлык казны да йолкып бетерделәр. Элекке йола буенча каз каурыйларын да сыдырдылар (әлеге авылда, телделәр, диләр). Казлар бу вакытта мунчаның салкын бүлмәсендә суынып торды. Шул арада алдагы көндә табын өчен суелган каздан киленебез Миләүшә бәлеш тә әзерләп өлгерде. Барыбыз бергә төш вакытында сыйландык.

Өйләдән соң да эш дәвам иткән әле. Кемдер каз башларын йоннан, аякларын пешекләп, тиресеннән чистарткан. Кемдер казның майларын алып, бүтәкә-эчәкләрен чистарткан. Бер нәрсәне дә исраф итмәгәннәр, эчәкләрен чистартып, каз аякларына чорнаганнар. Гадәте шундый. Эшләр беткәч, каз мае белән майланган коймак белән чәй эчкәннәр. Аннан соң киенеп, ясанып, казларны көянтәләргә элеп, җырлашып, Әнкәбә күленә төшкәннәр.

– Әле боз нык түгел. Шуңа күрә бәке ачып, казларны юып булмады. Оныкларым май канатыннан (аны төгәч, диләр. – С.М.) арткан каурыйларны күлгә ташлап калдырды. Икенче елда сатып алган бәбкәләрегез берсе дә үлмәсен, дип теләде. Кайтканнан соң, җырлаштык, күңел ачтык. Иртәгәсен күчтәнәчләребезне биреп, кунакларыбызны озатып калдык, – ди Миләүшә ханым.

Элек каз көтүе көткән чакларын да искә төшерде Линар әфәнде. Узган гасырның 60–70 нче елларында Атабай-Әнкәбә авылында каз көтүләре булган. Иген кырларына кермәсеннәр өчен, колхоз идарәсе шундый карар чыгара.

– Һәр малай үзенең этен ияртеп, элеккеге рус авылы Алексеевка болынына китә. Без аны Яңа авыл асты дип йөртә идек. Әниләребез биргән ризыкны ашап, көне буе каз көтүе көттек. Мәктәптән кайтып, портфельләрне атып, безне зарыгып көтеп торган әбиләрне алмаштырырга мәчет янындагы чирәмлеккә җыела идек. Анда кызык уеннар белән бергә, ата казларыбызны сугыштырып та алгаладык. Ата казыбыз җиңсә, бик горурланып йөри идек әле, – ди ул.

Авылда казларга бәйле йолалар да саклана. Зиннәтуллинар сөйләвенчә, алар яз аеннан ук башлана. Оя юрыклау – йомырка салу алдыннан казны оясы белән таныштыру. Элегрәк ана каз сәке астындагы кәрҗиндә утырган, соңрак тимер карават астында урын тапканнар. Кыр казлары саламы дип язын кыр казлары тезелеп кайтканда, салам алып, каз ояларына салуны әйтәләр. Янәсе, кыр казларыныкы кебек күп бәбкә чыксын. Кайбер йолалар казлар суйганда үтәлгән. Шуларның берсе – хәрам йонны йолкып ташлау. Хәрам йон казның канат астында, койрык өлешендә үсә. Аны казны йолкый башлаганчы алып ташлыйлар. Ул мендәр йонына керергә тиеш түгел. Югыйсә йокысызлык интектерәчәк, баш авыртачак. Каз асраучылар, матур теләкләр теләп, бирнә мендәрләре тутырганнар. Түшәк-ястыгы да, бәби мендәрләре дә әзерләнгән. Алар һәр бала туган саен бирелгән. Каурыйлардан таба майлагыч – төгәчләр ясаганнар. Калганнарын күлдәге бәкегә каз чайкарга баргач, шунда салып калдырганнар. Ул боз астыннан йөзеп китсә, киләсе елда каз күп булачак, дип юраганнар. Авылдагы иң оста май канаты ясаучы Флера апа Кәлимуллина, аны күп итеп ясап, авылдашларына тараткан.

Каз өмәсен юкка гына уздырмыйлар. Яшь буын үткәнен белеп үссен өчен дә кирәк бу. Балаларын, оныкларын милли тәрбия нигезендә үстерә Зиннәтуллиннар. Милли гимназиядә дә укучылар халкыбызның телен, гореф- гадәтләрен, кәсепләрен онытмасын өчен тырышлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре