• Фото: Татар-информ, шәхси архивтан

Зөһрә Шәрифуллина: «Мин үземне бәхетле җырчы дип саныйм»

Ул сәхнәгә чыгу белән, әле җырлый башлаганчы ук, залны яулап ала. Затлы, зәвыклы, зирәк булуы белән. Ә инде җырлый башласа, күңелеңне айкый, үзең дә сизмәстән аның җырында яши башлыйсың. Андый җырчылар хәзер бик сирәк, бик тансык. Сүзебез – Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина турында. Без аның белән җырчының уңыш һәм уңышсызлыгы сәбәпләре, җырны җырлаудан тыю-тыймау һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Зөһрә ханым, сезнең тормышта гыйбрәтле очраклар күп. Туган көнегез дә икәү...

– Тормышым гаҗәеп бай, шөкер. Шатлыгы да, авырлыгы да, җиңеллеге дә булды – барысын да кичердем. Юл һәлакәтенә очрап, аннан исән калу насыйп булды. Ә туган көнне, чынлап та, ике мәртәбә билгеләп үтәргә була. Мин 20 декабрьдә туганмын. Әткәй-әнкәй шулкадәр чиста күңеллеләр, алар бернинди фальшны белмәгән инде. Югыйсә бит әткәй туу турындагы таныклыкны 7 гыйнварда алган. Минәйтәм, шунда бит мине 1957 елгы дип яздырып алырга була иде. Юк инде, 10 көн аерма белән 1956 елгы итеп яздырганнар. Туган көнемне бик яратам, тамашачы алдында чыгыш ясап, Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә билгеләп үткән чаклар да булды. Киләсе елга да шулай үткәрергә насыйп булсын дип телик.

Үтелгән кадәресеннән артка борылып карасаң, музыка юнәлешендә җитәрлек белем алганмын. Башта Сарманда баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамладым. Аннан Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының вокал бүлегендә, бик яхшы укытучыларда белем алдым. Без дирижерлар белән бергә укыдык һәм вокал юнәлешен сайласак та, дирижерлардан калышырга ярамый иде. Боларны тәмамлаганнан соң да укуга тартылу кимемәде, Казан сәнгать академиясен дә тәмамладым әле. Гаиләм хакына чигенешләр ясарга туры килде, аңа һич кенә дә үкенмим. Әнкәй 90 яшенә кадәр яшәде. Ә инде соңгы елында, чирләп киткәч, яныннан китмичә 3 ай карадым. Кадердә булды, шуңа сөенеп туя алмыйм.

– Күпләр сезне күргәч, Наил Касыймов сүзләренә Зөфәр Хәйретдинов иҗат иткән «Су буенда учак яна» җырын искә төшерә. Ә бит сезнең «Нигә яна йөрәгем?» җырын хәтта Надежда Бабкина башкара.

– «Нигә яна йөрәгем?» җырын Надежда Бабкина да, башкалар да җырлый. Аны җырламаган кеше дә калмады бугай инде. 1988 елда бу җыр белән гигант пластинка да чыкты. Без аны Георгий Ибушев белән бергә яздырдык. Ул бер, мин икенче ягын яздырдым. Эш бетте, ә пластинканы ничек дип атарга? Бу – «Нигә яна йөрәгем?» җырының бик популяр чагы. Һәр концертта ике тапкыр җырлаталар иде аны. Күз алдыңа китер: концерт бетә, халык таралмый,  «Нигә яна йөрәгем?»не сорый. Яңадан чыгып җырларга туры килә иде. «Әйдә, пластинканы шулай атыйбыз», – дим. Георгий риза булды. Пластинка бик тиз сатылып бетте.

– Сез 1980 нче еллардан бирле Татар дәүләт филармониясендә. Ул чакта филармония нинди иде?

– Филармониянең Гоголь урамында эшләгән чагына туры килдем мин. Ул чакта әле Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә филармониядә иде. Кызганыч, миңа хәзерге бинада эшләргә туры килмәде, шуңа күрә хәзерге мохит турында әйтә алмыйм. Ә без эшләгән чорда кайнап, гөрләп, шаулап торды.

Ул чакта эстрада бүлеге бар иде һәм төрле-төрле төркемнәр оешкан иде. Зур шәхесләр: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Ренат Ибраһимов, Эмиль Җәләлетдинов – җыеп әйткәндә, татар җыр сәнгатенең асыл затлары белән эшләргә туры килде. Илһам абый исә минем өчен икенче әти булды. Аның төркеменә эләгеп, аның мәктәбен үтү  ул – бәһаләп бетергесез олы тәҗрибә. Илһам абый мәктәбе бөтен уку йортларында алынган белемне алмаштыра ала икән. Аның күлмәкләрен юып үтүкли, чәчләрен карый идем. Аз гына пеләше бар иде, аны буйый идем. Ә күлмәкләрен юган өчен филармония, өстәп, 1 сум 50 тиен акча түләде. Аңа 1 сум 50 тиен «суточный» өстәлә, шулай барлыгы 7–8 сум акча җыела иде. Шуңа сәхнә өчен аяк киеме яки башка нәрсә ала идем инде.

– Ул чакта җырчылар исәпле генә булса, хәзер бик күп. Ничек уйлыйсыз, җырчыларның үрчүенең сәбәбе нәрсәдә?

– Хәзер җырчылар күп, Аллага шөкер! Ул чак белән хәзерге вазгыятьне чагыштыра торган түгел инде ул. Без миллилекне сакладык, татар халык җырлары буыннан-буынга ничек тапшырылган, без шулай алдагы буыннарга тапшырырга тырыштык. Хәзер күрәсез бит, җырларны бик үзгәртәләр. Бу җәһәттән бик күп проектлар булдырылды. Мин аларда кайбер җырларны бөтенләй танымыйм. Үзгәреш булырга тиеш инде ул, ләкин миллилекне дә югалтырга ярамый.

Җырчыларның ишәюен начар күренеш дип санамыйм. Алар бит татарча җырлый! Менә бит хикмәт нәрсәдә. Безнең бурычыбыз да – телне, милләтне саклау. Әлбәттә бөтенесе дә җырчы булып бетә алмас. Ләкин бит татарча җырларга тырышалар. Күңелләренә татар җыры кереп кала.

Менә минем оныгым бар. 9 яшеннән минем белән җырлый. Тырышып-тырышып, татарча җырлый. Аңа ничек инде, юк, җырлама, дип әйтим?! Сөенә-сөенә өйрәтәм. Әнисе рус милләтеннән, әтисе татар, ә онык җырлый-җырлый да: «Мин – татар кызы», – дип әйтеп куя. Менә шундый тырышлык һәм алга китеш бар икән – тыймыйк, җырласыннар. Ә халык «иң-иң»ен үзе сайлап ала ул. Әйе, күп алар, дөрес әйтәсең, әмма чын җырчылар барыбер бармак белән санарлык кына. Заллар җыеп эшләүчесе 5–6 гына. Илһам абый да: «Җырлаучылар күп, җырчылар гына аз», – дип әйтә иде. Хәзер дә шулай.

Күп җырлар бию өчен махсус язылган. Татарча дискотекаларга бер дигән инде. Алар да кирәк. Әмма биюгә генә кайтып калып, миллилекне онытырга ярамый. Ул – безнең тамырыбыз бит.

– Сез еш кына: «Киемеңә карап каршы алалар», – дияргә яратасыз. Сәхнә киеме нинди булырга тиеш? Юклык заманында образларны ничек иҗат иттегез?

– Ул вакытта кием түгел, тукымасын юнәтү дә авыр иде. Шуңа күрә беренче сәхнә күлмәгем аеруча кадерле булды. Аны миңа филармония тектерде. Бирегә мин 1980 елда эшкә килдем һәм гомер буе филармониягә, җырыма, халкыма тугрылыклы булдым. Минем хезмәт кенәгәмдә бер генә эш урыны язылган. Лаеклы ялга киттем, әмма сәхнәдән китмәдем. Хәзер дә җыелабыз, концертларда чыгыш ясыйбыз. Гастрольләргә йөрергә генә мөмкинлегем юк.

Ә беренче күлмәкне 1981 елда махсус заказ белән тектеләр. Ул чакта авырлыгым нибары 42 кг, бик ябык идем. Әле менә күптән түгел генә аны музейга тапшырдым. Күлмәк дигәннән, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чит ил гастрольләреннән кайтуларын дүрт күз белән көтеп ала идем. Җайлары булса, тукыма алып кайтырга куша идем чөнки. Равил Таишев ике төрле тукыма алып кайтты, аны мәңге онытасым юк. Чалбарлы костюм алып кайтканы да булды. Джинсының модага кергән генә чагы, бер кешедә юк диярлек, ә миндә булды менә. Шул костюмнан «Ялкын» журналына фотога да төшкән идем әле. Ренат Ибраһимов та чит илгә күп йөрде, ә мин аның төркемендәге биючеләр белән дус идем. Аларның да сәхнә костюмына тукыма алып кайтканы булды.

Сәхнәгә иң беренче булып кыска күлмәк киеп чыккан җырчы да мин булдым. 1988 елда «Татар җыры»нда пирчәткә киеп, Африкадан алып кайткан тукымадан күлмәк тектереп, мин чыктым һәм икенче урынны алдым.

– Мәрхүм Хәмдүнә Тимергалиева аның репертуарындагы җырны алсалар, үпкәли иде, сез исә төркемегездәге җырчыларга биргәнсез. Җыр кемнеке? Аны башкару хокукы кемдә булырга тиеш?

– Җырны җырлар өчен иҗат итәләр, сеңлем, сандык төбендә саклар өчен түгел. Җырласыннар! Заманында миңа да кирәк иде, ләкин безгә җыр бирмәделәр, үзебез дә үҗәтләнеп кеше җырын җырламадык. Менә минем диск чыкты, анда 150 җыр тупланган – арасында ник берсе башка кеше җыры булсын! Үзем яшьләргә бик теләп ярдәм иттем. Безнең төркемгә Илсаф килде, репертуары әле тупланмаган иде. Карап, күзәтеп йөрим, укытучым Вәсим абый Әхмәтшин махсус миңа дип язган «Тәрәзәләр – әни күзләрең» дигән җыры аңа бик килешер төсле. Җырлап кара әле дип, Илсафка тәкъдим иттем. Җырлады да, шул җыр белән алдырып та китте. Менә бит ничек! Әле менә Рәис Ханнанов иҗатына багышланган концертта «Озак торды атым, чапмады» җырын башкардым. Аны Нәфкать тә җырлый. Хәзер инде бу җырны Илсөя Бәдретдиновага да тапшырдым. Ул бик тырыш, талантлы, мин аңа 6 җырымны бирдем инде.

Дөнья киң бит, нәфесеңә хуҗа була белсәң, һәр кешегә һәр нәрсә җитә. Җыр да, тамашачы да, дан-шөһрәт тә, акча да... Адәм баласына бер нәрсә генә җитми – сәламәтлек. Менә шуны сакларга кирәк. Сәламәтлекне бернәрсәгә алмаштырып та, сатып алып та булмый.

Әмма минем яшьләрне тәрбияле итеп күрәсем килә. Шуңа күрә җырларны сорап алып, рөхсәт белән җырласыннар иде. Җырны таныту өчен беренче башкаручы күпме көч түккән бит. Рөхсәт сорау җырчыга карата ихтирам күрсәтү булыр иде.

– Җырчының төп сыйфатларын барлыйк әле.

– Беренче чиратта Ходай биргән ТАЛАНТ һәм ТАВЫШ булу кирәк. Аннан инде АКЫЛ. Безнең төркемдә бик күпләр җырлады. Бик шәпләре бар иде. Тавышы бар, башы юк. Һәм һәрвакыт әйтәм: ЙӨРӘК. Күңелең белән, йөрәгең аша үткәреп җырламыйсың икән, халык кабул итмәячәк җырыңны. Кычкыру ул җырлау дигән сүз түгел. Тукай да бит: «Авызны яфрак калынлыгы гына ачып җырларга кирәк», – дигән. Күңелең белән җырлаганда гына нәрсә әйтергә теләгәнең, моңың, җырың кеше күңеленә керә ала.

– Бик яхшы тавышлы җырчылар бар, әмма үз репертуары, үз җыры юк. Бу нилектән шулай?

– Әдәбиятны алыйк, шагыйрьләр дә бик күп бит. Ләкин бөтен шагыйрь дә Тукай була алмый. Сәнгатьтә дә шулай. Бөтен җырчы да Илһам Шакиров, була алмый. Әйе, бик шәп тавышлы җырчылар бар. Алар күбрәк классик һәм халык җырларын башкару юнәлешен алалар. Алар – чын мәгънәсендә сәнгатькә хезмәт итүчеләр, сәнгатьне кәсеп итеп карамыйлар. Шулай ук эстраданы тотучы, җиңел җырлар башкаручылар бар. Ләкин бер нәрсәне истән чыгармыйк: җиңел җырлар белән генә озак сәхнә тотып булмый. Затлы җырчылар исә бик акрын күтәрелә, ләкин алар озак җырлыйлар. Кинәт күтәрелеп, бик популяр булып аннан юкка чыкканнар да күп бит. Затлы җырчы исә вафатыннан соң да «яши» әле ул, аның мәктәбе кала.

– Тормышта терәгегез кем?

– Гаиләм һәм тамашачым. Алар миңа яшәргә һәм иҗат итәргә көч бирәләр.

– Яшьләргә нинди киңәш бирәсез?

– Җиңел профессия түгел. Читтән генә шулай күренә ул. Җырчы булыр өчен бик күп эшләргә, бик күп тырышырга кирәк. Һәрбер концерт ул – стресс. Зал тулы халыкны тотарга, үз артыңнан ияртергә кирәк бит. Ул – бик авыр нәрсә. Мин үземне бәхетле җырчы дип саныйм. Филармониягә, әйткәнемчә, 1980 елда килдем, димәк 45 ел сәхнә тотканмын. Бу – зур бәхет. Һәр җырчыга әнә шундый бәхет телим.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова, Татар дәүләт филармониясенең әдәби-драматик бүлек мөдире

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре