Танылган алып баручы, журналист Илнур Фәйзрахманов Россиягә кушылган яңа төбәкләренең берсендә – Донецкида төзелештә эшли. Ул моны «комфорт зонасыннан чыгу» дип аңлата. Үзе «һөнәр сайлаганда ялгыштым бугай, туксанынчы елларда гына актуаль булган ул» дип шикләнсә дә, баш-аягы белән журналист булуы социаль челтәрләрдәге шәхси битеннән үк «кычкырып» тора. Юлъязмалары кызыклы һәм гыйбрәтле. Без аның белән элемтәгә чыгып андагы тормыш үзенчәлекләре, аерма һәм үзгәрү турында сөйләштек.
Юлга чыгу, тормышны төптән үзгәртүнең сәбәбе.
– Россиянең яңа төбәкләренә эшкә китү уе берничә ай дәвамында каралды. Сорашу, белешүләр, плюс-минусларын кат-кат өйрәндем. Хезмәт өчен түләү шартларының отышлы булуы да җәлеп итте. Бүген ДНР һәм ЛНРда төзелеш-төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә торган Татарстан оешмасы белән килешү төзеп, тәвәккәлләдем. Билгеле, безнең яктан ир-егетләр бар. Алар төзелештә дә, юл салуда да, әйләнә-тирәне төзекләндерү эшендә дә хезмәт куя. Үзем шпаклевка-буяу эшендә. Вахта 40 көнгә исәпләнгән. Аннан ун көн ял. Һәм тагын 40 көнгә эш-сәфәргә. Туйдым яки булдыра алмыйм, дип кайтып китсәң, беркем бер сүз әйтми инде.
Шундый озын юл үтеп, ниндидер планнар корып килгәнмен икән, вакытыннан алда кайту уе үземдә юк.
Иң беренче күзгә ташланган аерма.
– Җирле халык читтән килгәннәрне өнәми. Бу нык сизелә. Югыйсә мин бит инде кысык күзле, кара чутыр да түгел. Алар кебек сап-сары... Мин дә русча сөйләшәм. Бәлки, сугыш тәэсиредер, бәлки, чынлап та, алар безне басып алучы саныйдыр... Юл сорасаң да, кибеткә керсәң дә, сиңа караш дошманга караган кебек. Ә үзара алар бик мөлаем.
Иң кадерлесе нәрсә?
– Монда тулаем ризыкка кытлык юк. Ипи, күмәчләр белән тоткарлык бар безнең тирәдәге кибетләрдә. Баштарак бер ипине ике кешегә бүлеп алу сәеррәк иде. Хәзер ипи килгән көнне күбрәк алып куябыз. Җайлаштык.
Иминлек кадерлерәктер. Эшкә чыгасың, кайтасың һәм кайчан баш өстеңә нәрсә килеп төшәрен белмисең. Безнең ПВО актив эшли. Килгән көннәрдә күрше урам өстендә снаряд бәреп төшерделәр. Егетләр әйтүенчә, хәзер күпкә тынычрак. Баштарак шартлау тавышына йоклаган караваттан егылып төшкән вакытлары да булган. Хәзер снарядлар шахталар булган районга оча дип беләм.
Тыныч тормыштан хәвефле урынга күчеп китүеңне гаиләң ничек кабул итте? Дусларың, элеккеге хезмәттәшләрең белән аралар ерагайдымы, якынайдымы?
– Гаилә тыныч кабул итте. Уйлаганны эшләп карамыйча, үзем билгеле бер нәтиҗәгә килмичә тынычланмаячагымны өйдә беләләр. Хәзер бит элемтә заманы. Элек кенә ул бу якларга шахтага китеп, еллар буена хәбәрсез ятканнар. Дөрес, әти-әни елашып алды. Алар ныграк борчыла. Классташлар, элеккеге хезмәттәшләр белән дә язышып торабыз. Күпләр өчен көтелмәгән адым булды. Хәл сорашалар, язган постларны укуларын әйтәләр...
Читтә иң сагындырганы нәрсә?
– Өй ризыгы. Үзең, ашыкмыйча, тәмләп пешергән өй ашы. Хәтта ялга кайткач, нәрсәләр пешерәчәгемнең исемлеген дә төзеп куйдым. Исемлектә беренчесе – мичкә тәгәрәткән бәрәңге белән сап-салкын сөт.
«...я булмаса үзем үзгәрәм», – дигән Разил Вәлиев. Үзеңдә үзгәрешләр сизәсеңме?
– Мин милләтче түгел, әмма шулай да Казанда азу ярган мигрантлар җен ачуны чыгара иде. Биредә тәүлегенә 18 сәгать алар белән булгач, дин кардәшләргә мөнәсәбәт үзгәрде. Аралашуыбыз татарча-үзбәкчә. Үзара русча сөйләшмибез. Бу урын – үзе бер мәктәп инде. Шуңа күрә һәр көнне диярлек күзәтүләремне теркәп куярга тырышам, социаль челтәрләргә язам. Шул күзәтүләремнең берсе белән бүлешим әле. Объектта еш кына я ут бетеп тора, я су. Шул вакытта Рәсәй эшчеләре: «Давай, перекур...» – дип эшен ташласа, Азия эшчеләре: «Ишек янында яктырак, әйдә, ул җирен эшли торыйк, яки, Атабекта су бар, ул өч чиләккә алып куя, раствор ясарга аннан су алып торырга була», – дип чыгу юлын эзли, кул кушырып утырырга тырышмыйлар. Каракалпакстаннан Айбик абый турында әйтеп китим. Татар икәнлегемне белгәч: «Ком бураны, ком бураны, Оренбурның урамы...» – дип җырлап җибәрде. Яшь вакытында мәрхүмә Вафирә апа Гыйззәтуллина концертында булган икән. «Исәнме әле ул?» – дип сорашты. Айбик абый белән генә танышу да зур юллар үтеп монда килүне аклый. Мең кат аклый.
Менә шундый суы, ипие кадерле, кул хезмәте белән генә тормыш алып барырга мөмкин булган урында хәзерге буын яши алыр идеме?
– Юк! Ни өчен? Бүген без балаларны өф-өф итеп тәрбиялибез. Эш кушасы да килми бит аларга. Янәсе безнең җәфаланган да җиткән. Ә юк! Бала төп һөнәреннән тыш тагын тормыш итәрлек шөгыльләр белергә тиеш. Мин Илбашы Рөстәм Миңнехановның балаларны көллиятләргә, махсус һөнәр үзләштерергә җибәрергә өндәвен монда килгәч кенә аңлап, хуплый башладым. Дөрес әйтә бит ул. 50 кешелек коллективка бер юрист җитә. Ә бер юристка фатир төзү өчен 50 кеше – 50 төрле һөнәр иясенең хезмәте керә.
Теләк-фикерләрең...
– Көзнең соңгы аена күп калмый. Авыл-район җирлекләрендә сезонлы эшләр бетә. Капка төбендә тәмәке көйрәтеп, сыра белән бавыр черетеп, эшсезлектән интегеп ятканчы, монда эшкә килегез! Монда кыш бездәгедән җылырак, диләр.
Һәм тагын бер теләгем: футбол белән җенләнә башлаганнан бирле мин Европа лигаларында бик уңышлы уйнаган Донецкиның «Шахтер» клубын кызыгып күзәтә идем. Хыялым аның стадионында матчын карау иде. Килдем, стадионын күрдем. Тик клубы гына, аңламассың, бүген кайсы илнеке...
Шушы стадионда футбол карау хәзергә хыял булып кала...
Тулаем алганда тыныч монда. Баштарак ничек курыкмадың, дип сорыйлар иде. Ә нишләп куркырга тиеш? Эш күп, көннең ничек узганын да сизмичә каласың. Һәр иртә физзарядкадан башлана – юынырга дүртенче каттан беренчесенә төшәсең. Су өске катларга кадәр менә алмый. Су бойлерларда җылына, газ өзлексез эшли. Өстән таммый, аста коры, тагын ни кирәк? Беренче көннәрдә үк күңелгә шуны беркетеп куйдым: төп һөнәреңнән кала, кәсеп итәрлек һөнәрләрең күп булсын икән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез