Эпоксид сумала белән рәсемнәр ясаучы Ильвина Нуруллина: «Үзмәшгуль булуның уңай якларын гына күрәм»

Ильвина Нуруллина эпоксид сумала кулланып рәсемнәр ясау белән шөгыльләнә. Моны башкаларга да өйрәтә мастеркласслар  үткәрә. 22 яшь кенә булса да, мавыгуыннан бизнес ясап, керем дә ала. Ильвина былтыр үзмәшгуль булып теркәлә һәм яраткан шөгыле белән рәсми төстә шөгыльләнә башлый.

– Эпоксид сумала белән танышуыма да әллә ни озак вакыт үтмәде әле. Мин сәнгатьнең бу төрен мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп, нечкәлекләрен аңлап, белеп тотындым. Чөнки Казанда бу хакта берәү дә белми иде, – ди әңгәмәдәшебез. – Башта үзем өчен рәсемнәр ясап, кулны ияләштердем, аннан соң якыннарым өчен ясый башладым. Тәҗрибә туплагач, остаханә ачарга булдым. Өйрәнергә теләүчеләр шактый күп иде. Шуннан чыгып, эшемне рәсми төстә теркәргә кирәк дигән фикергә килдем. Бәхеткә, 2019 елда Татарстанда һөнәри керемгә салым режимы барлыкка килде. Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, берничә минутта миннән үзмәшгуль ясап куйдылар.

Яңа төр салымның өстенлекләрен нидә күрәсең?

– Дөресен әйтим: үзмәшгуль булуның уңай якларын гына күрәм. Беренчедән, рәсми теркәлү. Бу исә заказ бирүчеләрдә ышаныч тудыра. Салым органнарыннан курыкмыйча, үз бизнесың турында ачыктан-ачык сөйләргә була. Икенчедән,  салым ставкасының зур булмавы. Бу – юридик затларга – 6, физик затларга – 4 процент. 2028 елга кадәр ул үзгәрмәячәк дип беләм. Өченчедән, бөтен эш мобиль кушымта аша башкарыла. “Минем салым” кушымтасы аша, теркәлүдән башлап, эшчәнлек алып бару әллә ни күп вакытны алмый. Тагын бер өстенлеге: дәүләттән ярдәм тоеп эшләү. Мәсәлән, үзмәшгуль булгач, мине төрле чараларга, очрашуларга чакыралар, үзмәшгульләр ярминкәсендә катнаша алам.

Үз эшеңне башлап җибәргәндә нинди кыенлыклар белән очраштың?

– Хәзер уйлыйм: башлангыч чорда мин үз-үземә артык ышанганмын икән. Аннан, тәҗрибәмне башкалар белән уртаклаша алырлык сәләт тә юк иде. Башта арендага бүлмә алып, мастер-классларны шунда үткәрдем. Аренда өчен сәгать саен түлисе. Сумкаларны, кирәкле әйберләрне күтәреп йөрүдән тиз туйдым.

Соңгы тапкыр ничә сум салым түләдең?

– Гыйнвар аена 1523 сум түләдем. Керемемә карата, бу зур сумма түгел. Тагын бер өстенлек турында әйтәсем килә: “Минем салым” кушымтасында теркәлгәндә, үзмәшгульләргә 10 мең сум күләмендә бонус бирелә. Аны ай саен салым түләгәндә кулланырга мөмкин. Ул салым ставкасының 1 процентын тәшкил итә, ягъни 10 меңне тотып бетергәнче, керемнән 3 процент кына түлим.

Синеңчә, үз эше белән шөгыльләнүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Төп өч сыйфатны билгеләп әйтә алам: максатчанлык, үз-үзеңә ышану һәм эшне оештыра белү. Шәхсән мин акча эшләүне беркайчан да беренчел максат итеп куймадым. Миңа нәрсә ошый, шуны эшлим, башкалар белән уртаклашам. Уңышның серен дә шунда күрәм. Эшмәкәрлек юлына басучыларга да киңәшем шул: башта үз өлкәгезне яхшылап өйрәнегез, профессиональ тәҗрибә туплагыз.

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, эшләрен рәсмиләштереп, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында беренчелекне пассажир йөртүчеләр били. Алар 16,5 процентны тәшкил итә. Популярлык буенча икенче урында – фатирларын арендага биреп торучылар (5,1 процент). Репетиторлар (3,1 процент), маркетинг, реклама белгечләре (2,9 процент) дә популярлар рәтендә.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү