Психолог Алсу Закирҗанова: «Озак вакыт бергә булганда иң яраткан, иң кадерле кеше дә туйдыра башлый»

Коронавирус шартларында гаиләдә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Психолог Алсу Закирҗанова коронавирус шартларында гаиләдә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

– озак вакыт бергә булганда иң яраткан, иң кадерле кеше дә туйдыра башлый. Ник дигәндә, андый чакта аның моңарчы сез игътибар итеп бетермәгән гадәтләре, холык үзенчәлекләре ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә гаиләдә андый хәл килеп чыга калса, сабыр булыгыз. Без беребез дә фәрештә түгел бит;

– коронавирус шартларында гаиләдәге тынычлыкны саклап калу өчен иң элек вакытны дөрес бүлеп, моны өйдәгеләргә дә аңлатырга кирәк. Әйтик, фәлән сәгатьтә шушы эшне башкарачакбыз, аннары бергәләп фәлән эшкә тотынабыз, дип көн дәвамында башкарачак эшләрне барлап чыгу хәерле;

– форсаттан файдаланып, бергәләп өй юсагыз, җыештырсагыз да була. Бу эш чисталык урнаштырып кына калмыйча, гаиләне тагын да берләштерәчәк;

– карантин – балалар белән өстәмә шөгыльләнү, уйнау, фикер алышу, файдалы тапшырулар, фильмнар карау, аш бүлмәсендә тәҗрибәләр үткәрү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Үзегез турында да онытмагыз. Күптән кызыккан китабыгызны уку, кул эшләре башкару, ниндидер онлайн-тренинглар үтү, киләчәккә планнар кору өчен дә вакыт табыгыз;

– ниндидер кысага керткәндә, балалар көйсезләнә, ирек таләп итә башлый. Шуңа күрә йортыгызда балаларга рәхәтләнеп котырып уйнап «пар» чыгару өчен урын табыгыз. Хәрәкәт җитмәү аркасында өлкәннәрнең йокы режимы бозылырга, ашкайнату системасында хилафлыклар пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә физик күнегүләр эшләргә дә вакыт табыгыз;

– вирустан саклану – дөньядан качып яту дигән сүз түгел. Хәзер скайп кебек видеомессенджер ярдәмендә Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче якын кешең белән күңелен теләгән кадәр гәпләшеп була. Бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз;

– буш вакытта гаилә бюджетында тикшерү уздырып алсагыз да ярый. Әйтик, ярты ел дәвамында гаиләдә нәрсәләргә акча тотылган? Ничек эшләсәң, акча янга каласы булган? Мондый анализ алдагы көннәрдә акчаны чамалап тотарга ярдәм итәчәк;

– коронавирус турындагы хәбәрләрне сирәгрәк карарга тырышыгыз. Дөньяда әлеге чирне күпме кеше йоктыруы, аның аркасында никадәр кешенең гомере өзелүен гел күзәтеп барсаң, төшенкелеккә дә бирелүең бар;

– адым саен яңгыраган хәбәрләрне балалар да ишетә бит. Коронавирусны халыкка үлем-китемгә китерүче куркыныч вирус дип тәкъдим итәләр. Билгеле булганча, балалар үлемнән, әти-әнисен, якыннарын югалтудан курка. Шуңа күрә дөньяда ниләр майтарылуын, коронавирусның нәрсә икәнен җайлап кына аларга да аңлатырга онытмагыз;

– карантин чоры – ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрнең ныклыгын тикшерү өчен дә бер мөмкинлек. Көннәр буена икәүдән-икәү генә калгач, ир белән хатын гел сүзгә килсә яки сөйләшер сүзләре, уртак кызыксынулары юклыгы ачыкланса, уйланырга җирлек бар. Әмма шушы башлангыч чорда мөнәсәбәтләрне саклап калып була әле;

– күп вакытыңны гаилә белән уздыруны җәза итеп түгел, бәхет итеп кабул итегез.


Фикер өстәү