Мәгариф министры: укучылар өчен уку елы озынайтылырга мөмкин

Кайбер Россия мәктәпләрендә уку елын 8 июньгә кадәр озайтырга мөмкиннәр. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Домашний час» онлайн-марафоны эфирында белдерде.

«Бүгенге вәзгыятькә килгәндә, 8 июньгә кадәр кайбер мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы башланганчы уку процессы оештырылырга мөмкин», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, укучыларны дистанцион уку аркасында икенче елга җибәрмәячәкләр. Кравцов билгеләп үткәнчә, бердәм дәүләт имтиханын тапшыру датасын кабат күчерергә мөмкиннәр. Бу дистанцион укытуның никадәр озак дәвам итәчәгенә, шулай ук илдә коронавирус белән гомуми вәзгыятькә бәйле, дип белдерде ул.

Министр хәзер БДИның беренче көне 8 июньгә билгеләнгән һәм аның датасын күчерү турындагы карарны кабул итмәделәр, дип өстәде. Элек имтиханны 25 майдан 29 июньгә кадәр үткәрергә планлаштырганнар иде.


Фикер өстәү