Каен суын алучыларга штраф салачаклар

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, каен суы алу  ул – үсеп утырган агачка зыян китерү белән бер. Агачларга зыян китергән физик затларга 3-4 мең сум штраф салалар. Вазифаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр,  юридик затларга исә 200 – 300 мең сум түләргә туры киләчәк. Әле моңа өстәп, зыян күләмен дә каплыйсы була. Бүгенгә каен суы алырга барып, урманчыларга юлыккан кешеләр булмаган.


Фикер өстәү