Машина көпчәген алыштырырга иртә түгелме?

Автомобиль иминлеге өлкәсендәге халыкара һәм Россия экспертлары фикеренчә, һава температурасы көндез 7-10 градуска кадәр җылынып, төнлә дә «плюс» тамгасында сакланса, көпчәкне алыштырырга мөмкин.

Бу ялларда күп кенә кешеләр машина тәгәрмәчен җәйгегә алыштырырга да өлгерде инде. Әмма һава торышы гына кинәт үзгәреп куйды. Тәгәрмәчләрне кайчан алыштырырга ярый?
Татарстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров моннан биш көн элек тәгәрмәч алыштыра торган сервиска барып килгән. Чират күп икән.

– Машиналар күплеген күреп, кире борылдым. Анда барып килү тәк кенә иде ул. Мин гомер буе чын яз җитмичә, тәгәрмәчне алыштырмыйм. Әле бит өйдән чыгарга ярамый. Ерак юлга китәсе юк. Күпләр ашыга. Февраль ахыры, март башында көпчәк алыштыручылар да бар. Аннары бозлавык китә. Алла сакласын. Тәгәрмәчне сатып алып була, гомерне юк. Шуңа да мин бу эшкә бик сак карыйм. Әле бит бүген кар яуды. Аллаһы Тәгалә саклаганны саклармын дигән, – ди ул.

“ВТ” хәбәрчесе бу сорауны Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Рушан Шакировка бирде.

– Апрель аенда төнлә минус күрсәткән көннәр дә бар әле. Тәгәрмәч алыштыру өчен һава температурасының плюс күрсәткече белән булуы һәм аның озак вакыт саклануы кирәк. Әгәр инде тәгәрмәчен алыштырырга өлгергән йөртүчеләр бар икән, аларга юлга чыкмый торырга киңәш итәбез. Тагын шунысы да бар – республикага кертелгән үзизоляция вакытында тәгәрмәчләрне алыштырып йөреп булмый. Шуңа да әлегә ашыгырга кирәкми.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: gtmotors.net


Фикер өстәү