Бер ай элек трактор белән суга төшкән егетне тапканнар

11 мартта Кыят күперен чыкканда 3 кеше трактор белән суга төшеп китеп, аларның икесе исән-имин котылуы, ә бер ирнең табылмавы турында хәбәр иткән идек.

Бер айга якын вакыт узганнан соң Рус Киштәге авылыннан Александр Сиротовның гәүдәсе табылган. Бу хакта “Байрак” газетасы хәбәр итте.

Аны ун көннән артык төрле юллар белән эзләделәр. Аннан соң 1 нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары көн саен диярлек Ивашевкадан (бүген гамәлдә булмаган ГЭС) Килдуразга кадәр 33,5 километр арада моторлы көймәдә ярларны тикшереп торды. Бүген көндезге сәгать 12ләр тирәсендә батучының мәете ГЭСтан агым буенча 1070 метр ераклыкта уң як ярда коткаручылар тарафыннан табылган. Ул куакларга эләгеп калган һәм Зөядә су кимегәч, өскә чыккан” диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү