COVID-19 турындагы мифлар: коронавирус кибеттән сатып алган ризыклар аша йогамы?

COVID-19 инфекциясе ризыклар аша йокмый, шуңа күрә кибет-рестораннардан ризык китереп бирү хезмәтләренә шикләнәсе юк. АКШның Огайо университеты хезмәткәре Санджа Илич  MedicalXpress басмасына шулай дип белдергән. “Коронавирус ашказаны-эчәк авыруы булып тормый, инфекция ризыкта үрчеми”, – дигән ул.

Шул ук вакытта белгеч коронавирусны супермаркетта “эләктерергә” мөмкин булуы турында кисәткән. Бу хәл килеп чыкмасын өчен кибеттә үзара ике метр чамасы ераклык сакларга, кулларны әледән-әле антисептик белән чистартып торырга һәм сатып алынган яшелчә, җиләк-җимешне яхшылап юарга кирәк, дигән ул.

Аның әйтүенчә, әлеге бер генә илдә дә кибетләр яки рестораннардан ризык китереп бирү хезмәте аша коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәгән..

Моңа кадәр медицина фәннәре докторы Дмитрий Никитюкның COVID-19 инфекциясеннән, янәсе, имбир һәм лимон ашап сакланып булуы турында фикерне кире кагуын искә төшерик. Профессор әйтүенчә, кибетләрнең хәйләсе генә бу: дөньяда теге яки бу вирустан йолып калырдай бер генә продукт та юк.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү