Татарстанда Covid-19 йоктыруның 23 яңа очрагы расланды

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 23 яңа очрагы расланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Авыручыларның дүртесе хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалана. Аларның тугызы Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиланд, Төркия һәм Франциядән кайткан, ә 14-е элек йоктырган кешеләр белән элемтәгә кергән.

Казанда 18 очрак теркәлгән, икесе — Чаллыда, берсе — Әлмәттә, Питрәчтә һәм Биектауда. 18 яшьтән кечерәк ике яңа авыручы, 18 дән 30 яшькә кадәр җиде, 30 дан 50 гә кадәр биш, дүртесе 50 дән 60 ка кадәр, өчесе 60 тан 70 кә кадәр һәм икесе 70 тән 80 гә кадәр.

Моннан тыш, бүген Татарстан хастаханәсеннән коронавирустан терелгән өч кеше чыгарылган.


Фикер өстәү