Эксперт Россиядә Covid-19 эпидемиясенең тәмамлану срогын фаразлады

 Иң оптимистик фаразлар буенча, Россиядә коронавирус эпидемиясе июнь башыннан да иртәрәк тәмамланмаячак. Бу хакта Россиянең әйдәп баручы инфекционисты, Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры киңәшчесе, Россия фәннәр академиясе академигы Виктор Малеев хәбәр итте. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

Барысы да шул исәптән россиялеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хакимиятнең башка тәкъдимнәрен ничек үтәячәгенә бәйле, диде Виктор Малеев.

«Әмма авыруны тулысынча җиңү турында без коронавирустан вакцина эшләгәч һәм бар кешегә прививка ясагач кына сөйләшергә мөмкин булачак», — диде академик. Аның сүзләренчә, вакцина ел ахырына гына әзер булачак.


Фикер өстәү