Кемеровода журналист Дмитрий Шаһиәхмәтов вафат

Кемеровода журналист Дмитрий Шаһиәхмәтов вафат булган. Бу хакта аның дуслары социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Дмитрий Шаһиәхмәтовны соңгы юлга озату 14 апрель, 12.00 сәгатьтә Кемерово шәһәренең Бауман урамы, 2нче йортта урнашкан ритуаль комплексында узачак, дип яза аның дусты Елена Сурикова.

Шаһиәхмәтов (Шагиахметов) Дмитрий Маратович 1954 елда Новосибирск өлкәсе Болотное шәһәрендә туган. Кемерово университеты филфагын тәмамлагач, мәктәп директоры, авыл советы рәисе булып эшли, аннары журналистикага китә. 1989 елда коллегалары (Попок В.Б., Шишватов В.М.) белән бергә СССРда компартиягә каршы беренче рәсми басма — «Наша газета» чыгара башлый.

Кемерово өлкә фәнни китапханәсе бу басманың СССРдагы беренче бәйсез басма булуы хакында яза.


Фикер өстәү