«Зөләйха күзләрен ача» фильмында уйнаган хезмәттәшебез Рәсим Хаҗиев: «Танылган актерларның борын чөйгәннәре булмады»

Ниһаять,  төрле-төрле фикерләр, кызу-кызу бәхәсләр тудырган «Зөләйха күзләрен ача» фильмын карый башлау бәхетенә ирештек. 

Мин үзем өчен очраклы гына  бу фильмның икенче ягын  ачтым әле:  Зөләйха «авылдашлары»ның   берсе безнең элекке хезмәттәшебез, бүген Яшел Үзән районы хакимиятенең халык белән эшләү бүлеге җитәкчесе  Рәсим Хаҗиев  булып чыкты. Бу хакта сорагач, ул тыйнак кына, аның әллә нәрсәсе юк, массовка гына инде ул, дип җавап бирде.  Әмма эш анда гына түгел. Кино төшерелгән вакытта Лаеш районы хакимиятендә  эшләгән Рәсим Хаҗиев массовкаларны оештырырга да булышкан, актерлар белән аралашырга да өлгергән.

– Кино төшерүчеләр коллективында массовкаларны оештыру өчен аерым кеше билгеләнгән.  Аңлашыла ки: төшерү эшләре Лаеш районында баргач, ярдәм итә алмассызмы, дип  безгә мөрәҗәгать иттеләр.  Мондый үтенечне ничек кире кагасың инде? Тирә-як авыллардан теләүчеләр дә табылды. Шунда   минем башка да уй керде: уйнап карыйсы, булдыра аламмы икән дип,  үземне сынап карыйсым килде. Тәвәккәлләдем.  Дөрес, массовкада уйнауның эш кешесе өчен бер тискәре ягы бар:  вакытны күп ала. Чөнки игътибар   нигездә төп рольләргә бирелә.   Җитмәсә,  алар, шул исәптән Чулпан Хаматова да, берничә проектны берьюлы алып баралар. Монда тиз генә төшәләр дә шул арада Мәскәүгә, йә бүтән шәһәргә китеп баралар. Ә без бер читтә көтеп утырырга мәҗбүрбез. Кайчагында бу көтүләр сәгатьләр буена сузыла, – диде ул.

Күңел кинога тартылып калмадымы   соң, дигән сорау аны җилкетеп җибәрде кебек.

– Кинога төшү миңа бик ошады. Дөрес, массовка түгел, аерым бер роль булса, син аның эченә кереп уйный алсаң, кичерешләр бөтенләй башкача булыр иде. Ә болай, булмаслык эш түгел икән дигән фикергә килдем. Җае чыкса, шикләнмичә дәвам итәргә мөмкин.  Лаеш районында яшәүчеләр өчен  файдасы күп булды бу вакыйганың. Авыл кешеләре,  чын сәнгать белән танышып, үзләре дә тарихка кереп калдылар.  Күпме күренекле актерлар белән якыннан аралашып, аларның киңәшләрен тыңладылар.  Тик, әйткәнемчә,  актерларның гына  вакытлары бик тыгыз булды. Әмма борыннарын чөйгәннәре сизелмәде. Бик гади сөйләштеләр, бергәләп фотога төшүдән дә баш тартмадылар. Кыскасы, Лаеш районы халкы өчен буыннан буынга сөйләрлек, онытылмаслык вакыйга булды  бу.

Хезмәттәшебезнең үзе өчен дә шулай дип уйлыйк. Ул үзенең тәгаен  кайсы сериядә  экранда күренәчәген әйтә алмады, дүртенче яки бишенчедә булырга тиеш, диде. Димәк,  Рәсимнең артист чагын күрергә өлгерәбез әле.

 Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү