Коронавируска анализны кайда тапшырырга була?

Коронавируска анализ тапшырып карарга телим. Аны кайда тапшырып була? 

Г.Галләмова, Казан.

− Дәүләт лабораториясендә анализларны табиб юлламасы буенча гына тапшырырга мөмкин. Юнәлеш югары температура һәм ялкынсыну кебек билгеләр булган очракта, өй шартларында яисә хастаханәдә тикшерелгәннән соң бирелә. Анализлар таҗвирусны диагностикалау өчен илнең барлык медицина оешмаларыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск лабораторияләренә җибәрелә. Түләүле анализларны “Биомед”, “Ситилаб”та тапшырырга мөмкин. Бәяләр 1600дән башлана.


Фикер өстәү