Марат Бәшәровны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итүне таләп итәләр

Спиртлы эчемлекләргә мәхәббәт һәм хатын-кызларга кул күтәрү 45 яшьлек Марат Бәшәровның Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм калуына китерергә мөмкин.

Интернет киңлегендә петиция булдырылган, аның авторы «Татарстан Республикасы өчен мондый атказанган артист булу оят», дип саный. Петиция Марат Бәшәров үз хатыннарын кыйнаган дигән сүз соң төзелгән. Активистлар Бәшәровның Татарстанның атказанган артисты исеменә өстәп, Россия Дәүләт премиясеннән дә мәхрүм итүне таләп итә.


Марат Бәшәровны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итүне таләп итәләр” язмасына фикерләр

  1. Заслуженный артист тэ Марат тэки бер итэгатле генэ хатын таба алмады.Энисенен дэ татарга ойлэн дигэн сузен тынламаган, бэлки бик матур семьясы булыр иде . Шулай да Марат артист исемен заслужил диеп уйлыйм. Анна Герман киносындагы хэрби хэм башка киноларда да бик оста итеп роллэрен башкарган.» Заслуженный артист исеме анын семьясына кагылышлы тугел. Культура олкэсендэге «заслугалары» очен бирелгэн.

Фикер өстәү