Йолдызнамә | 27 апрель – 3 май

Кучкар (21.03 – 20.04) Күңелсезрәк, шомлырак чордан туебрак киттегезме? Күпкә түзгәнне, азга түзегез инде. Иркенләп урамда йөрү әлегә тыелган гамәлләр исемлегенә керсә дә, бакчада эшләүгә беркем бер сүз әйтми ич. Май бәйрәмнәрен дә шуннан чыкмыйча гына уздыруның сәламәтлеккә дә, җәмгыятькә дә файдасы зур булыр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Язның бу атнасы, бер көн кебек, тоелмыйча да үтеп китәчәк. Хәтта әлегә күпчелек вакытын диванга кырын ятып уздырырга мәҗбүр булучылар да күңелсезлектән гаҗиз булмаячак. Ник дигәндә, беренчедән, алар, моңарчы куллары барып җитмәгән өйдәге барлык эшләрне ял иттереп куюдан канәгатьлек хисләре кичерәчәк, икенчедән, өметле хәбәрләр ишетәчәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Җитәкчегез үткәргән онлайн-киңәшмәләрдә катнашмыйча кала күрмәгез: юкса кирәкле бер мәгълүматны үз колагыгыз белән ишетмәү ялгышлык китереп чыгармагае. Матди якны ныгыту чоры: дәүләт ягыннан әйбәт кенә ярдәмгә тиенерсез. Кайберәүләр хәтта иганәчеләр булышлыгына да исәп тота алыр шикелле.

Кысла (22.06 – 22.07) Кызыклы вакыйгаларга бай чор көтә сезне. Әмма әлегә – интернет киңлекләрендә генә… Шуның аша шәп кенә дусларга һәм керемле бер эшкә тап булырсыз. Бу эш шуның кадәр ошар ки, хәтта үзизоляция тәмамлангач, төп хезмәт урыныннан аерылып, яңа шөгылегез буенча китү ягын чамалаячаксыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Алдыгызга куелган бурычлар турында онытмагыз һәм бәйләнчек хезмәттәшләрегез, танышларыгызның мәңге бетмәс үтенечләреннән баш тартырга өйрәнегез. Иҗат өлкәсендә матур гына уңышлар, күккә чөеп мактаулар көтегез. Уңышлар һәм мактауларның акрынлап кына акчага әйләнүен күреп, әй, сөенерсез!

Кыз (24.08 – 22.09) Бу ямьле яз көннәрендә, кәҗә маен чыгарып, алыштыргысыз булуыгызны расларга туры килер. Дүшәмбе көнне җитәкчегез телефон аша гына «келәм»гә чакырыр: куркып калмагыз, һөнәри осталык ягыннан сезгә тел-теш тидерергә җыенучы юк. Ә атна ахырында берсеннән-берсе сөенечлерәк ике яңалык ишетерсез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Көч-куәтегез ташып торганлыктан, атнаны уңышлы уздырып җибәрерсез. Әмма энергияне суыручы «вампир»лардан (ә алар исәбенә юньсезрәк хезмәттәшләрегез генә түгел, бәлки кайбер дусларыгыз да керә) гына ераграк торыгыз. Илдә моңарчы күрелмәгән инфекциягә бәйле киеренкелек тууга карамастан, насыйп ризык тешеңне сындырып булса да керер, дигәндәй, кесәгезне әйбәт кенә керем калынайтып җибәрер.

Чаян (24.10 – 22.11) Экономия дигән әйбергә өйрәнегез. Бу чорда акча ягына тел-теш тидереп булмаса да, көтелмәгән чыгымнар килеп чыгарга мөмкин. Атна башында дусларыгызның, ярдәм сорап, аягыгызга егылуы ихтимал. Ләкин дусың дус булсын, хисабың дөрес булсын.

Укчы (23.11 – 21.12) Бераз гына «пар чыгарып» алуның зыяны юк анысы, тик менә артыгракка китсә генә… Бу чорда әйтәсе килгән сүзне дә әйтмичә тыелып калу, вак-төяк җитешсезлекләргә игътибар итмәү хәерле. Кыскасы, көне-төне өйдә утыру аркасында гаиләдә «борынлап» килгән кара тавышны ничек тә чыгармаска тырышу зарурлыгы турында сүз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу араларда үзегезгә әллә нинди зур ачышлар ясап, кызык кына нәтиҗәләр чыгарырсыз. Гомумән, эштә дә, өйдә дә бик кирәкле кеше булуыгызны аңлап, горурлык хисләре кичерерсез. Җомга көнне нерв күзәнәкләрен әледән-әле ашап торган акча мәсьәләсенең, ниһаять, хәл ителәсен белеп сөенерсез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Белеп торыгыз: кемнәрнеңдер проблемаларын хәл итәргә маташып, үзегезнекен онытып җибәрергә мөмкинсез. Шуңа күрә, «Тереза ана» кебек, теләсә кемгә булышырга әзер торуда чама хисен югалтмагыз. Атна ахырында шатлыклы хәл көтегез.

Балык (20.02 – 20.03) Акыл белән күбрәк эш итеп, хискә урынны ничек тә азрак калдырсагызмы?! Катлаулы, әмма гадәттән тыш нәтиҗәле атна көтәчәк сезне! Дүшәмбедә финанс хәлен яхшырта алачаксыз. Сишәмбедә танышларыгыздан менә дигән яңалык ишетәчәксез. Чәршәмбедә… Гомумән, атнаның һәрбер көнен сөенеп үткәрәчәксез.


Фикер өстәү