Бите канга баткан сабыйны бишегендә үле килеш тапканнар

Башкортстанда йөзе канга баткан сабыйның мәетен тапканнар.

«КП-Уфа»ның хокук саклау органнарындагы  чыганагы аша мәгълүм булганча, Дүртөйле районындагы бер авылда яшәүчеләр куркыныч табылдыкка юлыккан.  25 апрель иртәсендә ата белән ана бишектә сабыен үле килеш тапкан. Билгесез сәбәпләр аркасында бала үлгән була, ә йөзе канга баткан. Сабыйның туганына әле ике атна да булмаган.

Хәзер тәртип сакчылары сабыйның нидән үлгән икәнен ачыклый. Аның үлемендә криминаль эзләр юк – башлангыч мәгълүматлар буенча, тәнендә борыныннан кан агудан тыш, тән җәрәхәтләре табылмаган.


Фикер өстәү