Алабуга районында балыкларның күпләп үлүенә нәрсә сәбәпче булган? (ВИДЕО)

 Социаль челтәрләрдә Алабуга  районындагы Тойма елгасында үлгән балыкларны  күрсәткән видео таралды. Видеодан аңлашылганча, әлеге балыкларның үлеме юктан гына килеп чыкмаган. Балыкларга ни булган соң? “ВТ” хәбәрчесе бу хәлгә ачыклык кертер өчен Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына мөрәҗәгать итте.

– Әлеге хәбәрне ишетмәгән идек. Төгәл урынын ачыкларга кирәк булачак. Балыкларның үлеме буенча, сезгә дәүләт биологик ресурслар комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Мөлекова.

Ә биоресурслар буенча дәүләт комитеты исә, республиканың балыкчылык буенча күзәтчелек  җитәкчесенә мөрәҗәгать итүебезне сорады.

Аның җитәкчесе Михаил Шинкарев исә, әле бу хәл турында белмәвен җиткерде. Алабуга районында балыклар үлеме хакында хәбәр иткән видеоны үзенә җибәрүебезне сорады. Соңрак исә,  мәгълүмат туплагач, бу хакта мәглүмат бирергә вәгъдә итте.

Балыклар үлеме хакында хакимияттәгеләр белми калмас дип,  Алабуга башкарма комитет җитәкчесе Илмир Камалетдиновка шалтыраттык.

–  Әлеге хәлләр Котловка авылы янәшәсендә булган. Подрядчы оешма дамба ясаганда, суны җибәргән. Әлеге эш буенча тикшерү бара. Әлегә төгәл берни әйтә алмыйбыз, – диде ул.

Гөлгенә Шиһапова

 

 


Фикер өстәү