Смс пропускларга тагын бер «максат» өстәләчәк

Цифрлы пропусклар системасында өйдән чыгу өчен яңа максат – спорт белән шөгыльләнү барлыкка киләчәк.

Барысы да инстаграмдагы баналь үтенечтән башланган. Әлмәт йөгереш берләшмәсе Татарстан хакимиятеннән кешеләргә спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт итүләрен сорый. Бер сәгатьтән соң пост астында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллиннан шәрех пәйда булды: «Мондый мөмкинлек булачак. Иртәгәдән», дип яза ул.

Яңа максат буенча карарлар әле юк, әмма тиздән ул басылып чыгачак.


Фикер өстәү