Татарстанда эшсезләр өчен нинди вакансияләр бар?

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәзерге вакытта эшсезләр өчен нинди вакансияләр барлыгы турыда онлайн-брифинг барышында әйтте.

— Республикада эшсезләр өчен 15 мең 181 вакансия бар. Бу нигездә җыештыручылар, монтажчылар, сакчылар, полиция хезмәткәрләре, штукатурчылар һәм башкалар, — диде ул.

9 апрельдән 29 апрельгә кадәр аралыкта Татарстанда хезмәт биржасына учетка басу өчен 35 мең 834 гариза кабул ителгән. Эшсезлек буенча 13 меңнән артык пособие түләнгән.

Сүз уңаеннан, бизнеска ярдәм буларак Татарстан 25 млрдтан артык сум акча бүлеп бирәчәк.


Фикер өстәү