• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Психолог Зөһрә Кәримова: «Вакытны тоярга өйрәнеп була»

    Айгөл Бариева: «Миңа һәрвакыт тиз кирәк»

    Назыймның юлда күргәннәре: татар «дальнобое»н ниләр шаккатыра?

    Назыймның юлда күргәннәре: татар «дальнобое»н ниләр шаккатыра?

    Рөстәм Миңнеханов: «Кибетләргә ихтыяҗ юк икән, аларны башка җирлекләргә күчерергә кирәк – алар эшсез торыр өчен салынмады бит»

    Рөстәм Миңнеханов: «Кибетләргә ихтыяҗ юк икән, аларны башка җирлекләргә күчерергә кирәк – алар эшсез торыр өчен салынмады бит»

    Безнең авыл кемгә кирәк?

    Безнең авыл кемгә кирәк?

    Психолог Зөһрә Кәримова: «Вакытны тоярга өйрәнеп була»

    Психолог Зөһрә Кәримова: «Вакытны тоярга өйрәнеп була»

    Иммунитетны ныгыта торган сарымсак төнәтмәсе ясау ЫСУЛЫ

    Иммунитетны ныгыта торган сарымсак төнәтмәсе ясау ЫСУЛЫ

    90 яшьлек Нәкыя әби: «Су анасы» әкиятен яттан сөйләргә яратам»

    90 яшьлек Нәкыя әби: «Су анасы» әкиятен яттан сөйләргә яратам»

    Марат Әхмәтов: «Туган телне саклау өчен әти-әниләр белән эшләргә кирәк»

    Марат Әхмәтов: «Туган телне саклау өчен әти-әниләр белән эшләргә кирәк»

    Ачуланганда укый торган дога

    Ачуланганда укый торган дога

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    Студентлар театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат

    Җырчы Илсаф: «Мин шок хәлендә, әле кичә кичке 9да сөйләшкән идек кенә»

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

104 яшьлек Өммениса Һадиева: «Гомерем буе кешеләргә авыр сүз әйтмәдем»

- ieditor
24.04.2020
- Җәмгыять
0
104 яшьлек Өммениса Һадиева: «Гомерем буе кешеләргә авыр сүз әйтмәдем»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

104 яшьлек Өммениса Һадиева моңарчы чишмәдән суны үзе ташыган. Туган көненә бүләк итеп, җирле үзидарә рәисе су кертергә вәгъдә биргән. Мамадыш районының Зур Өске авылында туган, Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Ак әби әле биеп тә җибәрә. Картаерга исәбе юк – җитез хәрәкәтле, җор телле, тапкыр, аралашучан. Аның ихлас шатлыгы ташып торган күзләре һаман да очкыннар сирпи.

– Гомерем буе кешеләргә авыр сүз әйтмәдем. Талашканым булмады. Хезмәтне яраттым. Эшләгәнгә шушы бер гасырдан артык гомеремне яши алдым да инде мин, – ди ул.
Әле бүген дә: “Хәрәкәттә – бәрәкәт!” – дип яши. Абзарында тавыклары хуҗасы кебек җырлап йөриләр. Үзе генә торуына карамастан, җәен бәрәңгеләрен, яшелчәләрен утырта, аларны кайгырта, чиләк-көянтәсен күтәреп, суга да чыгып китә. Ике дистә елга якын инде өченче кызына әйләнгән социаль хезмәткәр Русудан Иванова утынын кертеп, суын ташып куя да, хәтта мунчасын да үзе яга һәм берүзе юынып чыга ул!
Кызлары Асия – Казанда, Сәрия Кукмарада яшәсәләр дә, кунакка бик еш кайтып, әниләре яраткан әйберләрне күчтәнәчкә ташып кына торалар.
– Инде үзебез өлкән яшьтә булсак та, һаман безгә киңәшләрен биреп кенә тора, – ди кызы Сәрия.
Русадан Иванова Өммениса әбидә атнасына дүрт тапкыр була.
– Минем тормышым, бөтен Тәкәнеш төбәге яңалыклары турында гел сораштырып тора ул. Кешене исеме белән хәтерли. Кергән кешеләрне дә таный. Берәр нәрсә ошап бетмәсә, шелтәләп алырга да күп сорамый, – ди.
Ә бит ул шушы 104 ел эчендә ил күтәргән бөтен авырлыкларны да йөрәге аша уздырган. 1921 нче елгы ачлыктан исән калган.
– Сигез яшьлек чагымда бизгәк тоткан иде. Шуннан авыру күрмәдем, беркайчан да дару эчкәнем, хастаханәгә барганым булмады, – ди.
Бөек Ватан сугышы елларында үзе эшли торган артель һәм Тәкәнеш районы җитәкчеләре аңа үз гомерендәге иң олы бүләкне ясыйлар – Казан артындагы Васильево ял йортына юллама белән бүләклиләр. Кап суга торган артельдә эшләгән ул. Кап сугу дип элек капчык ясауны әйткәннәр. Стахановчы булган. Эшләрендә бик зур күрсәткечләргә ирешүчеләрне, рекордлар куючыларны узган гасырның утызынчы-кырыгынчы елларында: “Стахановчылар“, – дип йөрткәннәр.
“Озак яшәү өчен бернәрсәгә дә кайгырмаска кирәк. Алла үзе бирә, үзе ала. Кайгырып, бер нәрсә дә барып чыкмый”, – ди йөзьяшәр. Кешеләрдә дә яхшы якларын гына күрергә өйрәнгән ул. Калебе чиста, күңеле яхшылыкта аның. “Озак яшәүнең тагын бер сере – аның нәселдән килүендәдер. Әнием Гыйздениса да йөз яшен тутырган иде”, – дип тә өстәде. Аннан ул уйланып торды да: “Дөрес тукланудандыр да”, – дип тә куйды. Кызы Сәрия апа гына аның белән килешеп бетмәде бугай. “Ул бит табиблар безгә күп кулланырга ярамый дигән ризыкларны күбрәк ашый. Сыер мае өстәленнән өзелми. Итнең майлысын ярата. Кура җиләге яфрагын төнәтеп эчә”, – дип куйды.
Туган көнендә хәзер Өммениса әбинең тагын бер көтеп алган кунагы бар. Һәр елны аны район башлыгы Анатолий Иванов үзе килеп котлый. “Мин аны улым кебек якын күрәм”, – ди Ак әби.
Өммениса Һадиеваның туган көненә иң истәлекле бүләк – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә юбилей медале булгандыр. Районыбызның иң өлкән кешесе дөнья, ил һәм Мамадыш яңалыклары белән көндәлек танышып бара алсын өчен, район җитәкчесе Анатолий Иванов аңа телевизор да бүләк итте. Ак әбигә Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин да үз бүләген тапшырды. Җәй җитүгә өенә су да кертәчәкләр. Бу көнгә кадәр ул: “Суга да барып йөрмәгәч, тагын кайда хәрәкәтләнергә тиеш соң мин”, – дип әйтә торган булган.
104 яшьлек Өммениса Һадиеваның тагын бер сере бар. Битенә крем сөртә. Дөрес эшли: хатын-кыз нинди яшьтә булса да, чибәр күренергә тиеш.

Ландыш Бабаниязова,
Минневәрис Мингалиев

ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ике айда 34 кеше янгын корбаны булган

18:28

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына яңа башлык билгеләнде

17:45

Күп балалы гаиләләргә районнардагы файдаланылмый торган торакларны бирергә тәкъдим иткәннәр

17:44

Татарстан урам себерүчеләргә иң зур кытлык кичерүче төбәкләр исәбенә кергән

17:28

Фәрит Мөхәммәтшин: «Күп эшләнелгән, әмма файдаланылмый торган мөмкинлекләр дә бар әле»

16:55

Егет сөйгән кызын өч сәгать буе җәзалап үтергән

16:40

Рөстәм Миңнеханов: «Банкротлыка кагылышлы эшләр артты. Мондый гаризаларның елдан-ел күбәюе безне сагайта»

16:39

16 яшькә җитмәгән балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруга чик куела

16:00

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә

15:10

Коткаручылар шартлау булган йорт җимерекләре арасыннан бер хатынны тапканнар

14:30

Күп балалы тол хатынга ипотекасын түләү өчен бер атна эчендә 3 миллион сум акча җыйганнар

13:49

Татарстанда вакцина ясатучыларның күпчелеген 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә

13:06
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

08.02.2021

Мәһәр бирмәү — гөнаһмы?

01.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!