Ике күршене хәсрәткә салган коточкыч янгын турында авыл халкы: “Ярый әле ял көне иде”

Арча районының Югары Аты авылында яшәүче ике гаиләгә берьюлы зур хәсрәт килгән. Янгын иртәнге сигезенче яртыда чыга.

– Башта Рафаэль Хисмәтуллиннарның лапаслары яна башлый. Каршы якта торучы күрешеләре күреп, аларга хәбәр иткән. Бу вакытта йорт хуҗасы улы белән Арчага киткән булган. Өйдә кызы белән әниләре калган. Әниләре Раушания апа лапастагы өч үгезен ашатып, сыерларын арканлап кайткан була. Вак-төяк эшләр беткәч, ятып ял итәргә уйлый, – дип сөйли Арча райоынының Югары Аты җирле үзидарәсе рәисе Альбина Мөхәммәтгалиева.– Ирем дә шул урамга киткән иде. Ут күрүгә тизрәк шалтыратты. Бөтен авыл белән җыелыштык. Әле ярый ял көне иде. Янгынның төнлә чыкмаганына да сөендек. Әгәр кеше йоклаганда берәр хәл булса, урамы белән янарлар иде. Алла саклады.

Хисмәтуллиннарның кызлары укытучы булып эшләгән. Әлегә дистанцион укулар булгач, әти-әнисе янына кайткан була. Янгын шулкадәр тиз таралган, гаилә бернәрсәсез, урамда кала. Лапастагы маллар, мунча, гаражлары янып бетә. Янгын күршедәге Ахуновлар хуҗалыгына да үрмәли.

– Аларның бер кызларына 18 яшь, икенчеләре беренче сыйныфта укый иде. Өйләре яшәргә яраксыз. Янгын хакында хәбәр итүгә өч янгын сүндерү машинасы килде. Бу гаиләләрнең бакча артында инеш. Үзара салым акчасына алып куйган мотопомпаларның ярдәме тиде. Бердәм булып, бергәләп утны сүндерә торгач, калган йортларга күчмәде. Күрәчәктер инде. Алай итеп янган утны күргән юк иде, – ди Альбина ханым.

Әлегә нинди ярдәм булыр, ут каян чыккан берни әйтә алмыйлар. Әмма Хисмәтуллиннар гаиләсенә ярдәм итәр өчен интернетта туганнары Алинә акча җыя башлаган.

– Бернәрсәсез калдылар бит. Дөрес, вакытлыча яшәп торыр өчен әбиләренең өйләре бар. Әмма ни киемнәре, ни ашарга ризыклары юк. Кулдан килгәнчә, бу гаиләгә ярдәм итсәк иде, – ди ул.

Булышырга теләүчеләр өчен Алинә Рәдис кызы Шәйхетдинова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5469 6200 1945 8791 әлеге карта шушы телефон номерына беркетелгән 89083428096.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү