“Риваять” этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов гаиләсендә зур кайгы. Бүген төнлә хатыны Луиза үлеп киткән. Аңа әле 7 майда гына 40 яшь тулган булган.
– Хатыным авырый иде. Төнлә хәле авырайды, аңын югалтты да үлеп китте. Олы кызыма — 15, кечкенә балама 6 яшь. Авыр чагымда дусларым, туганнарым, җырчылар янымда. Ике яктан әти-әниләр исән сау. Ничек тә көчле булырга кирәк. Балаларны аякка бастырасы бар, – ди ул.
Луизаны бүген Казанның Константиновка бистәсендәге зиратка җирлиячәкләр.
Русланга Ралинә, Аяз, Ризванны исән-сау үстерүен телибез. Сабырлык сезгә!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Руслан, алтыным, Аллам яръдэменнэн ташламасын узегезне? Нык бул? Балаларынны узен кебек, яръдэмчел, саф жанлы, ак кунелле итеп устерергэ насыйп булсын ??? Авыр кайгыгызны уртаклашабыз??