Роальд Сәгъдиев, Россия һәм АКШ физигы, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, АКШтагы Мэриленд университеты профессоры, «Көнчыгыш-Көнбатыш» үзәге җитәкчесе:
– Татарстан – туып үскән газиз җирем ул. Аның йөз еллыгы – минем өчен дә бәйрәм, халкымның йөрәк тибешен тоеп тору. Совет чорында Татарстанны союздаш республика итү (мин үзем дә бу эштә катнаштым) иң зур теләгебез булса, яңа заманда зур теләк-максатыбыз – хакимият вертикале басымына бирешмәү.