Татарның иң танылган көрәшчеләреннән берсе Ильяс Галимов вафат

Әлмәттә татар көрәше дөньясында соңгы елларда иң көчле егетләрдән саналган Ильяс Галимов вафат булган. Табиблар әлегә пневмония турында гына әйтә.

Ильяс Галимов хастаханәгә узган атна эләгә. Үзе әйтүенчә, дустының туган көненә барган. “Коронавирус дигән әйбергә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Кызганыч, дөрес хәл икән. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде. Кызганыч, җиңел карашым аркасында, үзем дә чирлим, хатын да, балалар да чирли хәзер”, – дип сөйләгән иде ул “Шәһри Казан” хәбәрчесенә. Танылган батыр бүген вафат булды. “Әлегә пневмония турында сүз бара. Коронавирус турында анализлар әзер булмыйча әйтә алмыйбыз”, – ди газетабызга Әлмәт хастаханәләренең берсендә эшләүче табиб.

Илья Галимов 44нче яше белән бара иде. Ул тумышы белән Чирмешән районыннан. Соңгы елларда Әлмәт командасы өчен бил алышты. “Ватаным Татарстан” газетасыны Муса Җәлил бәйгесен – 9, Татарстан чемпаионатын – 7, Россиянекен 9 мәртәбә отты. Соңгы елларда хөкемдар булды, бизнес белән шөгыльләнде.


Фикер өстәү