«Каберем Сабантуй мәйданына карасын»

Бүген иртән бакыйлыкка күчкән Шаһинур Мостафинның амәнате әнә шундый булган. Якыннары аның үтенечен үтәде: язучыны Мамадыш районының Арташ авылында җирләделәр. Якташлары Шаһинур абыйның исемен мәңгеләштерәчәк. Бу хакта аны соңгы юлга озатканда Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов җиткерде.

— Шаһинур Мостафин үз ягым, үз туфрагым дип яшәде. Бүген үз җиренә кайтты да. Кайчан чакырма, шунда кайтыр иде. Беркайчан юк димәде. Рәхмәтле булды. Бер рәхмәтеңә меңне әйтә иде, — диде ул. — Мамадышның бер урамына исемен бирербез. Урта Кирмән урта мәктәбе дә аның исеме белән аталыр.

Шаһинур Мостафинның туган йорты

Соңгы юлга озатучылар арасында Татарстан язучылары берлеге рәисе Данил Салихов та бар иде. Ул Шаһинур абыйның каты авыру белән интегеп тә зарланмавын, киресенчә үз хәленә шөкер дип синекен соравын әйтте. «Аны тәрбияләгән һәркемгә: хатыны Фираяга, ике яктан да балаларына чиксез рәхмәт. Татар әдәбиятында сезнең исем алтын хәрефләр белән язылып кала»,- диде Данил Салихов.

Шаһинур Мостафинның бакчасы

Гөлсирин Абдуллина моннан ике ел элек Шаһинур абый белән аның 70 яшьлек юбилеенда бергә җырлаган. Язучының үз шигыренә язылган «Мин килермен тагын бу якларга» дип аталган бу җыры хатынына багышланган булган.

— Үрнәк шәхес. Без кечкенәдән Шаһинур абый белән горурланып үстек,- ди Гөлсирин.

Шаһинур абыйның туган йортындагы алмагач бакчасы яраткан урыны булган. Биредә аларның әтиләре һәр бала туган саен агач утырткан. 8 алмагачлы бакчада Шаһинур абый элек иҗат иткән. Соңгы мәртәбә бу бакчада укытучы Ринат Хәйруллин белән узган ел Кирмән җыеныннан соң сөйләшеп утырганнар. 28июнь була ул.

Язучыны соңгы юлга озатырга килүчеләр

— Без гел элемтәдә булдык. Соңгы аралашканда сөйләвен аңлау читен иде. Үләм димәде, яшим диде. Мәкерле авыру белән дә 3 ел буе көрәште. Тик ул чирне түгел,чир аны җиңде. Рухы шат,урыны оҗмахта булсын, — ди Ринат абый.

Шаһинур абыйны озатырга килүчеләр күп иде. Якыннары, дусларына ияреп табигать тә елады. Әйтерсең, Шаһинур абый яңгыр тамчылары аша рәхмәтен әйтә иде. Авыр туфрагың җиңел булсын, Шаһинур абый!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү