Татарстанда табиблар халыкны ял көннәрендә дә кабул итәчәк

Халыкны озакламый сырхауханә белгечләре гадәти режимда кабул итә башлаячак. Дәүләт хезмәте порталы аша язылу мөмкин булачак. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков “туры элемтә” вакытында ул хакта да хәбәр итте.

– Сырхауханәләрдә дежур табиблар шимбә, якшәмбе көннәрендә дә эшләячәк, – дип белдерде министр. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, шул хакта боерык чыгачак. Белгечләр шимбә, якшәмбе, бәлки әле тәүлек буе да кизү торыр.
Аның әйтүенчә, диспансеризация, һөнәри тикшеренүләр, планлы консультацияләр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме буенча вакытлыча туктатылып торган.


Фикер өстәү