«Бәби көтәм, ирем армиягә китә: безгә ярдәм тиешме?»

– Без күптән түгел генә өйләнештек. Беренче сабыебызны көтәбез. Ирем вуз тәмамлады, мин – студент. Хатыннары көмәнле булган очракта ирләр армиядән вакытлыча азат ителәме? Әгәр иремне хәрби хезмәткә алсалар, безгә берәр нинди ярдәм тиешме?
Алсу Газизова, Казан.

Татарстан Студентлар Лигасының матбугат үзәге:
– Беренче баласын көткән яшь гаиләдә булачак әти хезмәттән вакытлыча азат ителә алмый. Закон буенча хатыннары йөкле яки декрет ялында булган очракта армиядән кичектерү каралмаган. Әгәр яшь гаилә ике бала тәрбияли яки икенче баласын көтә (йөклелек вакыты 26 атнадан да ким булмаска тиеш) икән, өйләнүчене армиягә алмыйлар.
Дәүләт армиягә киткән гаиләләрне ярдәмсез калдырмый. Беренчедән, андый хәрбиләрне мөмкин кадәр өйгә якын булган урында хезмәт итәргә калдыралар. Икенчедән, солдатларның гаиләләре акчалата түләүләрдән файдалана ала.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү