Татарстанда Җиңү йөрешенең ничек оештырылачагы билгеле булды

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева алда көтеләчәк бәйрәм чарасының ничек узуы турында аңлатма бирде.

Аның сүзләренчә, парад узачак Казанның Меңьеллык мәйданына тамашачылар чакырылмаячак. Бәйрәм онлайн трансляцияләнә. Бары тик бер генә репетиция чарасы көтелә. Ул 20 июньгә билгеләнгән. Парад узачак мәйдан дезинфекцияләнә.

Казан гарнизоны йөреше санитар кагыйдәләрне исәпкә алып узачак.


Фикер өстәү