Рөстәм Миңнеханов Сабантуй үткәрү мәсьәләсенә ачыклык кертте

Бүген Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй үткәрү уңаеннан түбәндәге йөкләмәне бирде:

— Зур куркынычлар саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм эре җирлекләрдә Сабантуй үткәрмәячәкбез дигән карар кабул иттек. Әмма авыл торак пунктларында җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә һәм халыкның фикере исәпкә алынса, анда үткәрүне рөхсәт итәбез, чөнки авыл Сабантуе — артык зур булмаган бәйрәм. Әмма әлеге чара барлык саклану таләпләрен исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп оештырылырга тиеш.

Авыл хезмәтчәннәре өчен сабан бәйрәменең мөһимлеген аңлап, Президент аны нәкъ менә авыл тирәнлегендә уздыруны хуплады.

— Иң дөрес Сабантуй — авыл Сабантуе. Ул чын бәйрәм — туганнар, тальян, биюләр белән. Профессиональ көрәшчеләр дә кирәкми. Авыл кешеләре үзара көрәшәләр. Зур булмаган чаралар бик мөһим. Көнне без билгеләдек — 4 июль. Әгәр дә авыл халкының ихтыяры булса — без мондый чараларны үткәрергә рөхсәт итәбез. Әмма нормаларны һәм таләпләрне исәпкә алып.


Фикер өстәү