Хәзер кайбер шоферларга күбрәк анализлар тапшырырга туры киләчәк. Биредә сүз табиб-нарколог тарафыннан үзләрендә хәмер яки наркотиклар куллану билгеләре табылган кешеләр турында бара.
Моннан тыш 1 июльдән автомобиль конструкциясенә кертелгән үзгәрешләрне законлаштыруның яңа кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Ягъни машинаны газ ягулыгына күчергәндә, лебедкалар, фаркоп һәм багажниклар урнаштырганда машинаны махсус лабораториягә тикшерүгә җибәрергә туры киләчәк, дип яза газета.ru.