Мәгариф министрлыгы яңа уку елында нинди форматта белем биреләчәге турында хәбәр итте

Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга җыена. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» каналы эфирында әйткән.

«Балалар мәктәпкә барачак, без моңа әзерләнәбез. Балалар үзләре дә әзерләнә, алар мәктәпне сагынган. Укытучылар да әзерләнә, алар үз укучыларын күрергә тели. Әлбәттә, вазгыятьне исәпкә алып, без эпидемиологик саклану чараларын көчәйттек. Бүген бу эш төбәкләр белән башкарыла», — димәгариф министры.

Россия төбәкләрендәге, шул исәптән Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле, 6 апрельдән дистанцион укытуга күчкән иде.


Фикер өстәү