Салават Фәтхетдинов: «Россия күпмилләтле булуы белән көчле»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Сайлау участогында артист халык белән аралашырга да вакыт тапты. 389 нчы сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, якташы Әлфирә Гарипова хәлләрегез ничек дип сорады.

Салават, кулларын җәеп, эшсез, дип жавап бирде. Халыкның кәефен күтәргәч, артист журналистлар белән дә аралашып алды:
— Россия күпмилләтле булуы белән көчле. Һәр кешенең үз фикере, минем үз фикерем. Мин тавыш бирергә килдем, чөнки бу — минем бурычым дип саныйм. Кемнең ничек тавыш бирүе — үз ихтыярында.
Сайлау участогында температураны үлчәп каршы алалар, халыкны махсус билгеләр буенча хәрәкәт итәргә өндиләр.


Фикер өстәү