Казанны аяз көндә су баскан (ВИДЕО)

Казанның 10 нчы микрорайонда, торба тишелгән, нәтиҗәдә юлның бер өлешен су баскан. Вакыйга турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә һәм вакыйга урыныннан видеолар белән уртаклаша. «ВТ» хәбәрчесенә килеп ирешкән видеодан күренгәнчә, су хәтта автобус эченә дә кереп тулган.

Урындагылар хәбәр иткәнчә, авария Юлиус Фучик урамындагы юл участогында килеп чыккан.


Фикер өстәү