Татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республика халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә.

«2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы ТР Президенты Указы нигезендә, 2020елның 31 июле – Корбан бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көн булачак», – диелә хәбәрдә.

Россия Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдына туры килгән эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара.


Фикер өстәү