Машина йөртүчеләргә өстәмә түләү булачак

Татарстанда Республика клиник онкология диспансерының һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең паллиатив медицина ярдәме бүлеге һәм станциянең күчмә бригадасы машина йөртүчеләре хезмәт интенсивлыгы өчен ай саен өстәмә түләүләр алачак.

Аның күләме 8 мең сум дип билгеләнгән. Акча Татарстан бюджетыннан түләнә. Исегезгә төшерәбез: узган ел республика Россиядә паллиатив ярдәм үсеше буенча программаны тормышка ашыруда пилот төбәкләр исемлегенә керде.


Фикер өстәү