Рөстәм Миңнеханов урманчыларга машина ачкычлары тапшырды

Бүген урманчыларның машина саны 112гә тулыланды.

Аларга махсуслаштырылган техникаларның ачкычларын “Казан” гаилә үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Урманчыларны кирәкле техника белән тәэмин итү “Экология” илкүләм программасы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Республиканың төрле районнарында урнашкан урманчылык җитәкчеләре, урман хуҗалыгы директорының һәркайсы үзенә кирәкле техника биргәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәтле. Сөенерсең дә: кемнәрдер янгыннан саклану, икенчеләр урман эчендә йөрү өчен машиналы булды.


Фикер өстәү