Чулпан Йосыпова: «Бу хәбәрне ишеткәч, утырып еладым»

Соңгы вакытта җырчы Чулпан Юсупова тормышында яңалык күп. Күптән түгел ул никахы турында хәбәр итте, инде менә чираттагысы.

Җырчы Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең музыкаль әдәби лекториясендә солист булып эшли башлаган. Бу көннәрдә аңа Татарстанның атказанган артист дигән мактаулы исем дә бирелде.

– Бу хәбәрне ишеткәч, утырып еладым. Ул зур шатлык та, дәрәҗә дә, шул ук вакытта бурыч та. Әле бит ул исемне аклыйсы бар. Минем сәхнәдә эшләвемә ун ел тулды. Күптән түгел филармониядә эшли башладым. Шөкер итеп яшисе дә, яшисе.


Фикер өстәү